Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген теләгән кешегезне гашыйк итә аласыз! (сынамышлар)

19 май сынамышлары бик кызыклы.

Борынгылар 19 майда эшсез утырырга ярамаган, дип ышанган. Көнегез хезмәттә үтсен, уңышка һәм иминлеккә ирешерсез. Ялкаулансагыз киресенчә булырга мөмкин.

Бүген акча вакламагыз! Уңышыгызны да “ваклап” юк итәрсез.

Ачуыгыз килсә дә, бүген якын кешеләрегезгә авыр сүз әйтүдән, талашудан тыелып торыгыз. Зур күңелсезлекләр килеп чыгарга мөмкин.

Өйдән чыккач, нидер онытканыгызны аңласагыз, кире кермәгез. Уйлаган эшегез барып чыкмас.

Бүген ерак юлга чыгарга җыенасызмы? Чәчегезне юмый торыгыз, бәла килмәс.

Бүген яңа эш урыны тәкъдим итсәләр, баш тартыгыз. Уңышлы булмаячак.

Җирдә акча ятканын күрсәгез, бик кызыксагыз да, алмагыз. Бәхет, иминлек үзегез белән калыр.

Ничек теләгән кешене гашыйк итәргә соң, дисезме? Өр-яңа тастымалны бүген чиста чык суында бераз чылатырга кирәк. Күз аткан кешегезне ничек тә аңа сөртенергә бирергә кирәк. Менә шунда инде ул тастымал биргән кешесенә “үлеп” гашыйк булырга тиеш.

Уңышлар сезгә!

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген теләгән кешегезне гашыйк итә аласыз!