Заман сулышы

Бәрәңгене черетмичә саклыйсы иде (киңәш)

Озын кыш буена бәрәңгене ничек сакларга? Белгечләр әйтүенчә, бәрәңгегә аеруча зур зыян салучы авырулардан котылу өчен иң элек аны ел саен бер үк урынга утыртуны чикләү кирәк. Өе янында 20-25 сутый җир кишәрлеге булганнарга, бәрәңгене бакчаның бер өлешенә генә утырту яхшы нәтиҗә бирә. Ә инде мондый мөмкинлек юк икән, бәрәңге...

Озын кыш буена бәрәңгене ничек сакларга? Белгечләр әйтүенчә, бәрәңгегә аеруча зур зыян салучы авырулардан котылу өчен иң элек аны ел саен бер үк урынга утыртуны чикләү кирәк.


Өе янында 20-25 сутый җир кишәрлеге булганнарга, бәрәңгене бакчаның бер өлешенә генә утырту яхшы нәтиҗә бирә. Ә инде мондый мөмкинлек юк икән, бәрәңге уңышын җыеп алгач та, анда төрле сидерат үләннәр, шул исәптән ак гәрчич, люпин, кузаклы культуралар чәчәргә кирәк. Болай иткәндә, бәрәңге авырулары, шул исәптән быел теңкәләргә тигән фитофтороз, төрле черек авырулары таралып китә алмый.

Бәрәңгене сакларга куяр алдыннан 10-15 көн дәвамында салкынча, ышык урында тоту мәслихәт. Кояш нурлары үтеп, йомшармасын өчен, бәрәңгене ни белән булса да томалыйлар. Ачык урында калып, йомшарган бәрәңгегә агулы матдәләр тупланырга мөмкин.

Черү ихтималын алдан белү өчен кайберәүләр полиэтилен пакетка 10-20 бәрәңге салып, ике атна тота. Әгәр бу вакыт эчендә яхшы сакланган булса гына, бәрәңгене кышлыкка калдырып була. Бәрәңге базы, идән асты яки башка төр саклау урыннарын 10 литр суга 200 грамм аш тозы салынган сыекча, агач диварларны известь белән эшкәртеп чыгу да бәрәңгенең сакланышына яхшы тәэсир итә. Саклау урыны җиңелчә җилләтелергә һәм һава температурасы 4-6 градустан артмаска тиеш.

Быел черү ихтималы күбрәк булганга күрә, базга салыр алдыннан 100 килограммга 200 грамм исәбеннән бәрәңгегә акбур оны яки цемент сиптерергә мөмкин, ди белгечләр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: