Заман сулышы

Бөтен бәла – “яшел елан”нан

Кечкенәдән эт-песи арасында үсеп, алар турында кайгыртып яшәүчеләр арасында бер генә дә юньсез, вәхши кешене очратканым булмады. Шул ук вакытта урамда безнең гаеп белән интегеп йөрүче җан ияләрен кыерсытып, аларны аяк белән тибеп җибәрүчеләрнең бер телем ипигә тилмереп йөрүләрен дә беләм. Шуның дөреслеген бер ханымның тарихы исбатлый ала. Шушы көннәрдә...

Кечкенәдән эт-песи арасында үсеп, алар турында кайгыртып яшәүчеләр арасында бер генә дә юньсез, вәхши кешене очратканым булмады. Шул ук вакытта урамда безнең гаеп белән интегеп йөрүче җан ияләрен кыерсытып, аларны аяк белән тибеп җибәрүчеләрнең бер телем ипигә тилмереп йөрүләрен дә беләм. Шуның дөреслеген бер ханымның тарихы исбатлый ала.


Шушы көннәрдә чүплек савытларында казынып йөргән бер хатын үлгән икән. Әй, усал да иде ул. "Үскәндә үк күп кенә эт-песи балаларын буып үтергән идем, шуларның газабын күрәм бугай", - дип бер айныган чагында язмышын сөйләде.
Авыл кызы булса да, үзе әйтүенчә, эш сөймәгән. Ләкин әти-әнисе хезмәт яраткан.
- Мин матурлыгым белән масайдым, - ди ул. - Бик яшьли үземнән олы егетләр белән чуалдым, намусымны да саттым. Бу хәл әтигә ишетелгәч, камчы белән кыйнады. Ул гына файда бирмәде, кыек юлга кереп китүемнең башы шул иде. Лениногорскига килеп, штукатур-маляр һөнәрен үзләштердем. Практика вакытында эретеп ябыштыручы булып эшләүче егеткә кияүгә чыктым. Кайната ярдәме белән өч бүлмәле фатирга да ия булдык. Шатланып яшә генә! Улыбыз тугач, иргә әллә нәрсә булды, үзгәрде, игътибар бирми. Малайга озак итеп текәлеп карый да, миңа әрнүле карашын юнәлтә. Бер яшь тулганда сер ачылды: бер дус кызым минем башкалар белән чуалганны сөйләгән. Чуалган дип, бер-ике тапкыр слесарь егетләр белән эчкәләп алган идек. Ә бит дустым да минем белән булды. Гаиләгә "лишняя копейка" кайчан комачаулаганы бар? "Малай минеке түгел, кеше баласын үстерәсем килми", - диде дә, Себергә китте. Анда үзенә тормыш корган. Алименты килә иде, тик акчадан гына шатлык табып булмый шул!
Дус-ишләр күбәйде, малайны караган да юк. Кайната түзмәде, оныгын үзенә тәрбиягә алды. Эчүләр ешая башлады. Фатирларны хосусыйлаштыру башлангач, тиз генә үз милкемә әйләндердем дә, берәр бүлмәле ике фатир ясап, берсен сатып җибәрдем. Кызганыч, кайнатага инфаркт булып, бу дөньядан китте. Кайнанада өмет юк, чөнки электән үк улы яклы булды. Көч-хәл белән малайны Балалар йортына урнаштырдым, дөресрәге, мине ана хокукыннан мәхрүм иттеләр. Эштән дә кудылар. Төрле җирдә халтура эшенә (җиңел кәсеп) алындым. Тора-бара анысыннан да колак кактым, кешеләр ышанып эш тапшырмыйлар, чөнки куллар калтырый иде. Фатирны сатып, бомж хәленә төштем. Бер вагончикта ике хатын, өч ир яшибез. Чүплектән ашарга да табыла, төсле металл да саткалыйбыз, - дип җәй көне шулай сөйләп торган иде.
Этем аны бер дә яратмады. Ул үтеп киткәндә һәрвакыт өреп кала иде. Ә бервакыт ханым: "Муеныңны борып ыргытам мин синең", - дип усаллыгын күрсәтте.
- Сездән аракы, тәмәке исе килгәнгә яратмый, - дим.
- Әллә үзегез эчмисезме?
- Гомеремдә капканым булмады. Бөтен бәла шул "яшел елан"нан, - дип җавап бирдем. Күрәсең, бу сөйләшү этнең аңына кереп калган.
Әй, бу дөнья дигәннәре?! Нинди кешеләр юкка чыга!. Бәлки яшьлегендә миһербанлы, шәфкатьле адәми зат булса, бу фаҗигале үлем белән (күп эчеп, туңып) кара гүрләргә кермәгән булыр иде.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: