Заман сулышы

Булачак миллионерны ничек үстерергә?

Кеше тормышындагы күпчелек проблемалар балачакка барып тоташа.

Шул исәптән, акчаларга бәйле булганы да. Баланың акчага булган карашын тәрбияләгәндә күп кенә әти-ниләр бик киң таралган җиде хатаны ясый икән. Үз чиратында бу хаталар баланың киләчәктә бай һәм уңышлы булуына комачаулый.

Беренче хата. «Бөтен бәла акча аркасында килеп чыга». «Күп акча булган җирдә юньле кешеләр юк...» Бала янында беркайчан да мондый типтагы сүзләрне кулланырга ярамый. Аның күңелендә акчага карата негатив тәрбияләнергә тиеш түгел. Онытмагыз – балачакта күңелгә кергән нәрсә мәңгелек!

Икенче хата. «Акча нәрсәгә хаҗәт ул». «Акча бәхет китерми». Мондый  мәгънәдәге сүзләр белән бала аңында акчаның ролен киметмәгез. Акчасыз яшәп булмаганын барыбыз да аңлыйбыз лабаса. Балага акчаның ничек килүен, җәмгыятьтә, тормышта аның ролен, акчалар барлыкка килү тарихын сөйләгез. Акчаны авыр хезмәт белән эшләп табып, олыларның аны нәрсәләргә тотуын ул белеп үссен.

Өченче хата. Балага вакыт җиткерә алмауны, игътибар аз булуны акча белән түләргә омтылмагыз. Бу хәл даими дәвам итеп, нормага әйләнсә, бала өчен кешелеклелек сыйфатлары акчага гына әйләнеп калырга мөмкин. Акча бик кирәкле әйбер, ләкин ул бар нәрсәне дә – мәхәббәтне, яратуны, кайгыртуны, кызгануны алыштыра алмый.

Дүртенче хата. Биш яшьтән дә кечерәк балаларга акча бирмәгез. Кечкенә балалар әле акчаны дөрес итеп, аңлап тота белми. Акча аларга уенчык ролендә тоела башларга мөмкин.

Бишенче хата. Кайбер әти-әниләр балаларына бөтенләй акча турында сөйләми. Аларның кулына акча бирми. Үскәч, алар өчен  акча тота белү бер проблемага әверелә. Бала вак-төяк әйберләрне үзе сатып алып, бәяләрне, ассортиментны, кайдан нәрсә сатып алырга мөмкин булуын өйрәнә.  Бу бик мөһим белем.

Реклама

Алтынчы хата. Бала акчаны тота гына түгел, аның кайдан килгәнен дә белеп үсәргә тиеш. Өйдә теге яки бу эшне башкарган өчен балага кечкенә генә «хезмәт хакы» түләү кертергә була. Тырышып укыган өчен дә гаиләнең мөмкинлегеннән чыгып, берникадәр «премия» түләргә мөмкин. Балада «тырышлык=акча» моделе формалаша.

Җиденче хата. Балага бирелгән акча – аның үзенеке. Ул аны үзе теләгәнчә тотсын. Тегене, моны ал, дип, күрсәтмәгез. Бераз юнәлеш биреп, киңәш итеп җибәрергә була, әлбәттә. Ул алырга теләгән әйберне сайлашырга була. Мондый ярдәм аңа файда гына китерәчәк.

 Фото: pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/bulachak-millionerny-nichek-stererg

Тулырак: http://bavly-tat.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: