Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бушлай бензин өчен чишенгән Чаллы кызын эшеннән азат итәләр

Ул автозаправкаларның берсендә, акция шарты буенча су коену киемендә килеп, бушлай 30 литр бензин алган. Чаллыда яшәүчене "Наиком" автозаправка станциясендә бикинида бензин салырга килгән өчен эштән азат итәләр. Бу хакта җирле Chelny-biz.ru. интернет-портал хәбәр итә. Бушлай бензин өчен чишенгән хатын-кызларның һәм ир-атларның фотографияләре күп кенә массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль...

Ул автозаправкаларның берсендә, акция шарты буенча су коену киемендә килеп, бушлай 30 литр бензин алган.
Чаллыда яшәүчене "Наиком" автозаправка станциясендә бикинида бензин салырга килгән өчен эштән азат итәләр. Бу хакта җирле Chelny-biz.ru. интернет-портал хәбәр итә.
Бушлай бензин өчен чишенгән хатын-кызларның һәм ир-атларның фотографияләре күп кенә массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә урын алды. Фотога һәм видеога төшерү акцияне оештыручыларның төп шартларының берсе иде.
Бер оешма җитәкчесе фотолар арасында үз хезмәткәрен танып алган һәм компаниянең дәрәҗәсен төшерә дип аны эштән азат итәргә карар иткән. Директор кыздан якын арада барлык ресурслардан фотографиясен алуны таләп иткән.
Портал мәгълүматлары буенча Чаллы кызы фотога һәм видеога төшерүләрен белгән, әмма директорына ошамас дип уйламаган.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бушлай бензин

2
X