Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел Татарстан эшмәкәрләренә ярдәм итүгә 3 млрд. сум бүлеп бирелгән

2020 елда Татарстан эшмәкәрләре ТР Икътисад министрлыгы линиясе буенча 3 млрд. сумнан артык финанс ярдәме алды.

 Дәүләт программаларын, "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм " милли проектын тормышка ашыру кысаларында ярдәм күрсәтелде. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы хәбәр итә.

482 млн. сум федераль бюджеттан, 1 млрд. сум республика бюджетыннан бүлеп бирелгән, калган акчалар 2020 елда Татарстан  Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды һәм Татарстан Республикасы Гарантия фонды капиталы хисабына юнәлдерелгән.

Республиканың 1200 дән артык оешмасы һәм шәхси эшмәкәре финанс ярдәменнән файдалана алды.

Республиканың Гарантия фонды 325 эшмәкәргә  булышты. Поручительлекләр бизнес вәкилләренә 7,4 млрд. сумлык заем финанславын җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.

Быел эшмәкәрләр 277,2 млн сумлык лизинг ярдәме алган. Татарстан Төбәк лизинг компаниясе ярдәм күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев