Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел тупланма пенсия күләме артачак

2020 елда россиялеләрнең тупланма пенсияләре 9,13 процентка артачак, 1 августтан аны яңадан исәпләячәкләр һәм бу 80 мең кешегә кагылачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Пенсия фондының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

 

«Быел россиялеләрнең тупланма пенсияләре 9,13 процентка артачак. Мондый коэффициент узган ел йомгаклары буенча пенсия тупланмаларын инвестицияләү нәтиҗәләре (ул инфляция дәрәҗәсен өч тапкыр узып киткән) нигезендә билгеләнгән. 1 августтан тупланма пенсияләрне яңадан исәпләячәкләр һәм бу 80 мең кешегә кагылачак», — диелә хәбәрдә.

Бу шулай ук пенсия тупланмаларын финанслашу программаларында катнашучыларга да кагылыр дип көтелә. Бүгенге көндә мондый пенсияне лаеклы ялдагы 32 мең кеше ала. Август аеннан аның күләме 7,99 процентка артачак.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/business/26-05-2020/byel-tuplanma-pensiya-k-l-me-artachak-5745436

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев