Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел Татарстанда барлыгы 46 млн сум күләмендә ришвәт бирелгән һәм алынган

Ришвәтчелекнең 409 факты ачыкланган. 2016 елда Татарстанда ришвәтчелекнең 409 факты ачыкланган, аларның 44е - зур күләмдә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында уза торган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге башлыгы Ринат Акчурин хәбәр итте. Аның әйтүенчә, полиция хезмәткәрләре ришвәт алу белән бәйле 168,...

Ришвәтчелекнең 409 факты ачыкланган.


2016 елда Татарстанда ришвәтчелекнең 409 факты ачыкланган, аларның 44е - зур күләмдә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында уза торган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге башлыгы Ринат Акчурин хәбәр итте. Аның әйтүенчә, полиция хезмәткәрләре ришвәт алу белән бәйле 168, ришвәт бирү белән бәйле 241 фактны ачыклаган. Ришвәтнең уртача суммасы 112 мең сум. Республика буенча барлыгы 46 млн сум күләмендә ришвәт алынган. Вазифаи затларга акча биреп үз морадына ирешергә омтылган 144 кеше хөкем ителгән. 632 вазифаи җинаять буенча эшләр судка юлланган.

Коррупцион җинаятьләр өчен 267 кеше хөкем ителгән. Ринат Акчурин күчемсез дәүләт милке белән идарә өлкәсендә 348 җинаять теркәлгәнен әйтте. Сәламәтлек саклау һәм социаль яклау өлкәсендә 270, мәгариф тармагында 198 коррупцион җинаять ачыкланган.
Гөлнар Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев