Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәм табынына тавык тутырырга мөмкин

1 тавык, 8-10 йомырка, 200 грамм сөт яки сөт өсте, тәменчә тоз-борыч кирәк. Әлеге ризыкны әзерләү өчен тавыкның тиресе ертылмаган булуы шарт. Бармак белән җайлап кына тавыкның муен, арка, түш, бот тиресен иттән аерабыз, ярган җирен җеп белән тегеп куябыз. Аерым савытка йомырка сытабыз, тоз-борыч сибеп, сөт яки сөт өсте...

1 тавык, 8-10 йомырка, 200 грамм сөт яки сөт өсте, тәменчә тоз-борыч кирәк.
Әлеге ризыкны әзерләү өчен тавыкның тиресе ертылмаган булуы шарт. Бармак белән җайлап кына тавыкның муен, арка, түш, бот тиресен иттән аерабыз, ярган җирен җеп белән тегеп куябыз. Аерым савытка йомырка сытабыз, тоз-борыч сибеп, сөт яки сөт өсте белән куерганчы туглыйбыз. Шул катнашманы тавыкның муеныннан акрынлап кына тутырабыз һәм муенын җеп белән кысып бәйләп куябыз. Буш итеп кенә марляга төреп, кайнап торган тозлы суга салып, 1-1,5 сәгать пешерәбез. Пешкәндә шартлап китмәсен өчен берничә урынын энә белән тишеп, һавасын чыгарабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев