Чаллыда туган  кыз балага Россия исеме кушачаклар
ҖӘМГЫЯТЬ

Чаллыда туган кыз балага Россия исеме кушачаклар

Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә җитлекми туган балага әти-әнисе Россия дип исем кушкан. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бала 35 атна срокта туган, аның авырлыгы - 1810 грамм һәм буе - 45 сантиметр. Әти-әнисе аңа Россия-Святосия-Святороссия дип исем кушарга җыена.

«Перинаталь үзәкнең медицина персоналы мондый уникаль исемне беренче тапкыр ишетте», - диделәр Кама балалар медицина үзәгендә.

Яңа туган баланың әнисенең дә исемле үзәнчәлекле, ул - Родушка. Ата-ананың олы уллары Природа исемле.

17 ноябрьдә, Халыкара җитлекми туган балалар көнендә, ана белән баланы Кама балалар медицина үзәгеннән чыгардылар. Табиблар гаиләгә ныклы сәламәтлек һәм бәхет теләде.

https://tatar-inform.tatar

Фото: Чаллының Кама балалар медицина үзәге
 


Нет комментариев