Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чаллыда яшәүче хатын-кыз 130 км/сәг тизлектә барганда нәни улын рульгә утырткан

Чаллыда яшәүче, үзенең низаглары белән танылган хатын-кыз 130 км/сәг тизлек белән барган вакытта, кечкенә улын тагын рульгә утырткан. Агина Алтынбаева социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә шул хакта ролик урнаштырган.

«Бәхетле бала» дип аталган видеодан күренгәнчә, рульдә чыннан да бер малай утыра, авария утларын кабызып трасса буйлап хәрәкәт итүче автомобильнең спидометры сәгатенә 130 километрны күрсәтә.

«Ничек телим – шулай яшим, бернәрсәгә дә кайгырмыйм, бөтен әйбергә дә тыныч карыйм. Мин сезнең мескен комментарийларыгызга мохтаҗ түгел. Минем тормыш юлын үтми торып, бәя бирергә хакыгыз юк», - дип язган Алтынбаева видеога шәрехнамәдә.

Видеога комментарий язган бер кеше аны прокуратура белән куркыткан.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы апрель аенда Агина Алтынбаеваның социаль челтәрләрдә башка төрле ролик урнаштыруы хакында хәбәр иткән иде. Анда ул кулына сабыен тоткан килеш машина белән идарә итә. Агина социаль челтәрдәге сәхифәсендә юл хәрәкәте кагыйдәләренә карата үз мөнәсәбәтен инде берничә тапкыр күрсәтте.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/17/197100/

Фото: соцсети


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X