Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чит кеше автомобилен талаучы лениногорскилылар хөкем ителде

Шәһәр суды шушы көннәрдә урлауда гаепләнүче ике лениногорскилыга карата хөкем карары чыгарды.

Суд эскәмиясенә үзләренең кырын эшләре өчен утырган каракларның табышы - магнитола, автомобильче җыелмасы, ашыгыч ярдәм аптечкасы, автомобиль компрессоры, ике буксир тросы һәм 4500 сумлык янгын сүндерү җайланмасы.

Суд гаепләнүчеләрнең Ленинград урамында парковкада торучы “KIA CEED” маркалы автомобиль салонын ачып кереп, алда әйтелгән әйберләрне шуннан урлавын ачыклаган.

 Хөкем ителүчеләр гаепләрен тулысынча таныган.  Гаепләнүчеләрнең берсен 1 ел да 8 айга сынау срогы белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм,  икенчесе - 1 ел да  7 айга сынау срогы белән шартлы рәвештә ельярымга ирегеннән мәхрүм ителгәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X