Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дәүләт Думасында җәйге каникулны 1 октябрьгә кадәр озайтырга тәкъдим иттеләр

Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен җәйге каникулны 1 октябрьгә кадәр озайтырга мөмкиннәр.

Бу яшьләргә акча эшләргә һәм сентябрьдә ял итәргә барырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге инициативаны Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Парламентарий бу инициатива белән Татьяна Голиковага мөрәҗәгать иткән. “Дәүләт Думасы депутаты буларак мин Россия буенча мәктәп укучылары һәм студентлар белән очрашулар уздырам. Аралашу вакытында укучылардан да, укытучылардан да җәйге каникулларны 1 октябрьгә кадәр озайту тәкъдиме еш була”, - диелгән хатта.

Голиковага мөрәҗәгатьтә депутат укучыларның һәм студентларның йөкләнеше зур булуын әйткән. Барлык имтиханнар да диярлек июль башында бетә һәм каникуллар нибары ике ай гына дәвам итә.

Моннан тыш депутат фикеренчә, күпчелек укучылар һәм студентлар җәй көне эшләүне кулай күрә, ә каникулларны озайту аларга практик тәҗрибәне һәм теоретик белемнәрне ныгытырга ярдәм итәчәк.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/30/192527/

  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев