Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дәниф Шәрәфетдинов: “Ярты елга җитәрлек дару алып куйдым”

“Аллаһка шөкер, тиешле уколны даими алып барам, хәлем яхшырды, кәефем әйбәт".

 

Тиешле уколны ала алмау нәтиҗәсендә яраткан җырчыбыз Дәниф Шәрәфетдиновның сәламәтлеге начараеп киткән иде. Газетабыз һәм артистлар социаль челтәрләрдә шәһәрдәшебезгә ярдәм йөзеннән акция игълан иткәч,  дару алырга кирәкле сумма җыелды. Препаратлар да тиз арада кайтып җитте. Газета укучыларыбыз җырчының сәламәтлеге өчен  борчылып, безгә шалтыратып торалар. Без Дәнифнең хәлләрен белү өчен аның белән элемтәгә кердек.

“Аллаһка шөкер, тиешле уколны даими алып барам, хәлем яхшырды, кәефем әйбәт. Миңа булышкан өчен,  гаиләм, әнием исеменнән барлык кешегә, газеталар редакцияләренә, радиоларга, артистларга – һәммәгезгә рәхмәт.  Ярты елга җитәрлек дару алып куйдым. Хәйрия концертларына чакыра башладылар. Аллаһы боерса, 21 апрельдә Мөслимдә  бер гаиләгә ярдәм йөзеннән оештырыла торган концертта җырларга җыенам. 27 апрельдә миңа ярдәм йөзеннән дусларым да концерт оештыралар. Моны улым хәбәр итте. Ул бу концертта катнаша алмый. “Әтием, ул көнне Казанда концерт”, - диде. Миңа рухи һәм матди ярдәм кулы сузган һәркемгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын.  Миңа күрсәткән игелегегез үзегезгә әйләнеп кайтсын”,- диде җырчы.

Фото: Ачык чыганаклардан

 http://shahrichalli.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X