Заман сулышы

Дөньяны ялкау баса

Авылга әнигә шалтыраткан саен «Рөстәм абый ни хәлдә?» - дип сорыйм. - Нәрсә булсын аңа? Эчәргә дә, тартырга да акча табып тора,- ди. Ул минем туганнан-туган абыем. Ике метр ук булмаса да, озын төз гәүдәле, карап торышка кәртинкә кебек инде менә. Әти: "Синең соң, энем, бераз булса да хезмәт стажың...

Авылга әнигә шалтыраткан саен «Рөстәм абый ни хәлдә?» - дип сорыйм.
- Нәрсә булсын аңа? Эчәргә дә, тартырга да акча табып тора,- ди. Ул минем туганнан-туган абыем. Ике метр ук булмаса да, озын төз гәүдәле, карап торышка кәртинкә кебек инде менә. Әти: "Синең соң, энем, бераз булса да хезмәт стажың бармы?"- дип шаярта. Теге җитди кыяфәт белән: «Бар, бар - 4 ай эшләдем мин»,- ди. Югыйсә, быел 53 яшен тутырды, тик чып-чын "бездельник". Үзе сәләтсез дә түгел. Кечкенәдән үк бик матур рәсем ясый иде. Мәктәпне бетергәч, әти-әнисе берәр һөнәр алсын дип, Лениногорск педагогия училищесына кертте. Тик бер атнадан кире авылга кайтып утырды. Кыйнаганнар, имеш, аны. Үзе күп белә, гел китап укый. Шулкадәр ялкау булмаса, әллә кайчан берәр предприятиегә җылы кабинетка кереп утырган булыр иде инде, компьютер каршына дип әйтүем.
Кешегә әйтсәң, кеше ышанмый: шул яшенә хәтле Рөстәм абый әти-әнисе пенсиясенә яшәде. Пенсия алгач, бу "сакаллы бәбине" ияртеп шәһәргә баралар. Энәсеннән-җебенә хәтле киендерәләр. Рөстәм эшсезлектән интекмәсен дип, кроссвордларга хәтле төяп кайталар иде. Ә теге яңа киемнәрен киеп кибет тирәсенә - дус-ишләре янына эчәргә чыгып китә. Вил абый исән чакта, бик яхшы яшәде, пенсияне күп ала иде. Ул көтмәгәндә үлеп киткәч, Гөлшат апаның колхозчы пенсиясенә калдылар. Шул акчага да әнисе тегене киендереп, үзе ашамаганны ашатып торды. Тик ул да Вил абыйдан соң озак яшәмәде. Гөлшат апаны күмгәч, барлык туган-тумачада бер сорау: Рөстәм ничек яшәр? Бакчада бәрәңге, берничә тавык бар. Тик алар белән генә ерак китә алмыйсың бит.
Берүзе калганга берничә ай вакыт үтте, тик эш эзләргә уенда да юк. Дус-ишләрен, хатыннар җыеп, бәйрәм итә.
Беләм, элегрәк тә булган эшлексез-ялкаулар. Ләкин бу хәтле үк түгел кебек. Менә бит үзебезнең туган-тумача арасында да барлыкка килә башладылар. Әби-бабаларыбыз авылда булдыклы, белемле, тырыш нәсел буларак билгеле. Шул ук авылда яшәүче туганыбызда тагын ике ялкау егет үсә. Югыйсә, бәрәңгенең кайда үсүен һәм сөтнең ничек алынуын бик яхшы беләләр, әти-әниләре дә җимертеп эшли. Зур малайлары Илдар шәһәрдәге бер кибеткә сакчы булып эшкә урнашкан.
- Ничек соң беренче эш көне?- дим.
- Әй, ошамады миңа анда. Коллектив начар, көне буе басып торып аяк арый,- ди.
- Соң, энем, бер көн эшләп коллективны кайдан белә алдың соң әле син?- дип аптырыйм.
- Әй, барыбер ошамады, яңа эш таптым инде, автослесарь булып керәм,- ди.
Ярар, дим эчтән генә. Җылы якты кибеттә матур костюмнан басып тора алмаганны, машина астында май эчендә озак ята алырсың инде.
Менә шулай, күпләр, бот күтәреп, әти-әнисе җилкәсендә ятуны кулайрак күрә. Әле алар авылда эшнең нәрсә икәнен күреп үскән. Ә шәһәрдә? Элек балам эшләп үссен дип, махсус бакча участогы алучылар бар иде. Хәзер аңа өметләнергә юк. Иртә белән баланы ияртеп эшкә чыгып киткәндә, подъезд төбендә әзмәвердәй өч ир утырып кала, кайтып кергәндә дә шулар каршы ала. Шуңа беренче сыйныфта укучы улыма әкеренләп савыт-саба, идән юарга, киемнәрен, китап-дәфтәрләрен җыеп куярга өйрәтәм. Иң курыкканым: эшлексез, ялкау булып үсмәсен.

Теги: ялкау
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: