Заман сулышы

Дөя тизәген конфет урынына...

Ял көне иде. Коридорның бер чатында күршедә генә яшәүче ир-атларның үзара гәп куертканнарын ишеткәч, мин дә алар янына чыгып бастым. Икесе күрше, өченчесе алар янына үз итеп кергән дуслары булып чыкты. Ир-ат дигәннәре 30-35 яшьләр чамасындагы, эчү-салу белән әллә ни мавыкмаучылар. Кыскасы, һич тә начар, тәртипсез күршеләр түгел. Миңа да...

Ял көне иде. Коридорның бер чатында күршедә генә яшәүче ир-атларның үзара гәп куертканнарын ишеткәч, мин дә алар янына чыгып бастым. Икесе күрше, өченчесе алар янына үз итеп кергән дуслары булып чыкты.


Ир-ат дигәннәре 30-35 яшьләр чамасындагы, эчү-салу белән әллә ни мавыкмаучылар. Кыскасы, һич тә начар, тәртипсез күршеләр түгел. Миңа да «абый», «сез», дип кенә эндәшәләр, берәр нәрсә, бигрәк тә сәясәт турында әңгәмә куерта башласак, бәхәсләшү өчен менә дигән кандидат инде үзләре...
Мин чыкканга күп вакыт үтмәгәндер, күршеләрем, авызга тәмәке кабып, көйрәтеп җибәрде, ә мин тартмагач, алар сыман арканы стенага терәп, чүт кенә читкәрәк китеп чүгәләдем. Теге үз итеп, дуслары янына кергән ир-атның авызында тәмәке күрмәгәч, бу да минем кебек тартмаучы икән, дип уйлаган идем, «кунак» дигәнем: «Сезнеке-үзегезнеке, ә минеке-үземнеке», дия-дия кесәсеннән бәләкәй кенә целлофан пакет тартып чыгарды... Пакет эчендәге яшел массаны күргәч, мин шунда ук «насвай», дип уйлап куйдым.
Насвай нәрсә соң ул? Иң беренче тапкыр бу хакта узган гасырның 70-80 нче елларында ишеткән идем. Урта Азия якларыннан кайтучыларның, имеш, аны тәмәке (табак) тузанын укмаштырып ясыйлар да, тел астына салып, папирос-сигарет урынына суыралар, дип сөйләүләре колакка кереп калган. Үзбәкстаннан кунакка кайткан туганымның тел астында да шушы яшел нәрсәне бик күп тапкырлар күрдем. Башкалар тәмәке кабызса, ул шунда ук насвай дигәнен тел астына куя. Шунысы куанычлы: мин һәм минем кебекләр - беребез дә әлеге «яшел тузан»ны татып карамадык. Ходай саклагандыр, күрәсең.
Бүген исә аны авыз итүчеләрнең саны бигрәк тә яшьләр арасында, көннән-көн арта бара. Насвай турындагы фикерләр дә бик күп һәм төрле-төрле. Интернет битләрендә дә аның турында ниләр генә язмыйлар. Тик беркем дә аны файдалы киңәшләр исемлегенә кертми. Нигә кертсеннәр, ди, насвайны бит тартмыйлар, русчалатып әйткәндә, «чикают» яки «кидают». Җиңел наркотик, дип санаучылар шулай итә дә инде.
XXI гасыр таләпләренә җавап бирерлек итеп әзерләнгән насвайның составына игътибар итик әле. Төп компонент булып махорка яки тәмәке (аларның тузаны гына булуы да бик мөмкин) тора, «уйлап табучылар» хәзер известь, төрле үсемлек көле, дөя тизәге яисә тавык тизәге кушалар. Нәтиҗәдә, «кидальщик»лар әйтмешли, «балдеть» иттерә торган менә дигән кушылма килеп чыга. Менә шундый «тәмле ризык»ны тел астына «яшереп» кәефләнүдән нурсыз, тонык күзләрен һавадагы әллә нинди ноктага юнәлдергән насвайчыларны күргәнем бар. Алар үзләре үк әйтеп тора: насвайны суырганнан соң кәефләр бераз күтәрелә-күтәрелүен, әмма күзләрне бик тиз йокы баса, ди.
Шушы дөя тизәгенең кешенең эчке органнарында биниһая авырулар, бигрәк тә ашказаны авырулары китереп чыгаруга төп сәбәпче булуын медицина галимнәре дә бер генә бәян итмәде бит. Хәер, ул сукыр күзгә дә ачык күренә, бугай. Яхшы нәрсә булса, аны гомуми сәүдә әйләнешенә кертерләр иде.
Насвай турында фикерләр, тәкъдимнәр Интернет тулы. Аның зыяны-зарары, җиңел наркотик булуы турында фикерләр аеруча күп. Шуңа карамастан, кайбер затлар аны тәмәке тартуны ташлау өчен кулай күрсә, үпкәләрен сагыз белән пычратырга теләмәгән (чын тәмәке составында сагыз бар) спортчылар өчен махсус тәмәке ролен үти, диючеләр дә юк түгел. Ерак китәсе юк. Бер танышымның менә шушы «дөя яки тавык тизәгеннән» арына алмавын мисал итеп китерү дә бик җиткән. «Шушы зәхмәтне һич ташлый алмыйм, организм шулкадәр күнеккән ки, гел сорап кына тора», дип бик күп тапкырлар сөйләгәне бар. Зиһене начарлануына зарланып, аягүрә йоклап йөрсен инде?! Насвайның бик күп авыруларга, аеруча ашказаны, эчәк, гомумән, кешенең эчке органнарына бәйле куркыныч авыруларга китерүен дә белә танышым. Әмма ихтыяр көчен тавык тизәге үзенә суырган, ахыры. Ачуым да бер килмәгәе: мужик башлары белән хайван-кош тизәкләре ашап-суырып йөрмәсәләр соң?
Насвайның үзбәкчәдән русчага турыдан-туры тәрҗемәсе «Рвем башню» икән. Башня дигәне, кешенең баш капкачыдыр инде ул, минемчә. Татарчага тәрҗемәсе дә бар икән. Интернетта «вай-вай» яки «ой бай», дигән сүзләргә юлыктым. Димәк, насвай суыручы адәми зат - баш капкачын шәхсән үзе «ачып», анда известь, дөя-тавык тизәкләре кебек «тәмләткеч»ләр белән баетылган кушылма тутыра һәм шуның тәэсирендә вай-вай, дип иләсләнеп йөрүченең «двойнигы» булып чыга түгелме соң? Бүгенге яшьләр начар йогынтыга тиз бирелүчән. Әмма, акыллыларым, насвай сезнең өчен түгел. Зинһар, үзегезне саклагыз, иртәгә соң булуы бар. Әнә бит танышымның терсәге янәшәдә генә, ә үкенүенә чама юк.

Теги: насвай
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: