Заман сулышы

Эчүчеләр артмый да, кимеми дә

Безнең шәһәр һәм районда яшәүче бер кеше елына 14 литр (республика буенча 12 литр) исерткеч эчемлек куллана икән. Бу бик зур күрсәткеч. Шулай да әлеге сан күп еллар дәвамында әллә ни үзгәрми. Димәк, эчүчеләр саны әзәйми дә, артмый да. Хәзергә сүзем бу хакта түгел. Әмма бәйләнеше бар. Шәһәр мэры Рәгать...

Безнең шәһәр һәм районда яшәүче бер кеше елына 14 литр (республика буенча 12 литр) исерткеч эчемлек куллана икән. Бу бик зур күрсәткеч. Шулай да әлеге сан күп еллар дәвамында әллә ни үзгәрми. Димәк, эчүчеләр саны әзәйми дә, артмый да.

Хәзергә сүзем бу хакта түгел. Әмма бәйләнеше бар. Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов катнашында узган киңәшмәгә шәһәр һәм районда спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итүче кибет хуҗалары чакырылган иде. Анда күтәрелгән төп мәсьәлә - соңгы вакытта кибетләрдә Россия территориясендә җитештерелгән алкоголь продукциясенең сату күләме артуы. Моңа бәйле чит төбәкләрдән кертелгән алкоголь белән агулану очраклары да бар. 8 ай нәтиҗәләре буенча район һәм шәһәр кибетләрендә читтән кергән аракыны сату күләме, үткән ел белән чагыштырганда, 31 процентка арткан. Димәк, шул күләмдә республиканыкы кысрыклап чыгарылган. Бу, үз чиратында, безнең акчалар чит төбәккә китә дигән сүз. Керемнәрен арттыру турында гына уйлап, сәүдәгәрләр кайда яшәгәннәрен онытып җибәрәләр, бугай. Алар көн дә йөргән юлларны ясау, төзекләндерү, балалары укыган мәктәпләрне ремонтлау, авырып киткән очракта медицина ярдәме күрсәтү - бюджет җилкәсендә бит.
Форсаттан файдаланып, халыкка хезмәт күрсәтү культурасын арттырырга, мөмкинлекләре чикле кешеләрне күз уңында тотып, бөтен кибеттә дә пандуслар яки кибетчене чакыру төймәләре булу мөһимлеген дә әйтте шәһәр мэры. Кибет янәшәсендәге территорияне тәртипкә китерү, керү юлын, баскыч, култыксаларын (перила) төзәтү, карау, яктырту мәсьәләсенә игътибар итәргә кирәклеге дә искәртелде.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: