Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Егет белән кызга никахны кем укый ала?

Сакал үстереп, түбәтәй кигән кеше генә никах укый алмый

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин никах укучы кеше турында аңлатма бирде.

Ул һәр мәчеттә вазифалар бүленеше булуын аңлатты. Имам-хатыйп — баш кеше, аның төрле юнәлештә ярдәмчеләре була. Районда ничә мәчет булса, шул кадәр имам була, алар арасыннан район буенча баш имам сайлана. Ул өммәт, хакимият каршында җавап тота. Аннары мөхтәсибәтләр була, мөхтәсибәт исә Диния нәзарәтенә карый, ди Рөстәм хәзрәт. 

Системадагы һәр буыннын үз шәһадәтнамәсе бар, анда белемле имам булуы турында языла.

«Никах укытырга мәчеткә килгәч, сездән әти-әниегез, моңа кадәр никахлы булу-булмавыгыз, паспортыгыз турында сорашалар. Әгәр кеше алдашса, ул тиз генә китеп бара. 50 сум сәдака өчен никах укып җибәрүче дә булырга мөмкин. Ул укый да озата. Ләкин аны Аллаһ кабул итәме соң әле? Никахны Аллаһ кабул итәргә тиеш», — ди Рөстәм хәзрәт.

Ул кайчакта машинада никах укыганнар дигәнне ишетергә туры килүенә аптырый. «Бу ни инде? Бу бит туганнарны, әти-әниләрне, Аллаһны хөрмәт итмәү», — ди ул.

«Никахны вәкаләте булган, тикшерелгән, аттестация узган, дипломы кеше генә укырга хокуклы. Сакал үстереп, түбәтәй кигән кеше генә никах укый алмый», — диде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. 

Чыганак: Интертат

 http://agryz-rt.ru

фото: https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев