Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Егетләр кебек әле

74 яшен тутырган Альфред абый Нәбиевне эчке эшләр бүлегендә генә түгел, районыбызның һәр авылында, шәһәрнең һәр почмагында беләләр, таныйлар һәм хөрмәт итәләр. Кемдер фидакарь хезмәте өчен, ә кайсылары вакытында дөрес юлга бастырганы, кешелекле булганы өчен хөрмәт итә. Альфред абый тумышы белән Юлтимердән булса да, үзен гомумиләштереп Лениногорскидан, ди. Болай әйтүнең...

74 яшен тутырган Альфред абый Нәбиевне эчке эшләр бүлегендә генә түгел, районыбызның һәр авылында, шәһәрнең һәр почмагында беләләр, таныйлар һәм хөрмәт итәләр. Кемдер фидакарь хезмәте өчен, ә кайсылары вакытында дөрес юлга бастырганы, кешелекле булганы өчен хөрмәт итә.


Альфред абый тумышы белән Юлтимердән булса да, үзен гомумиләштереп Лениногорскидан, ди. Болай әйтүнең сәбәбе: әтисе рәис булып, төрле җирдә эшләгәнлектән, алар Керкәледә, Иске һәм Яңа Иштирәктә, Шөгердә яшәгәннәр. Балачагы авыр елларга туры килә аның. Илебезгә дошман үтеп кергәч, әтиләрен сугышка алалар. Гаилә ишле, 9 бала. Кул арасына керә башлаган балалар тамак тирәсен кайгырта, вак-төяк эш тә алар җилкәсенә төшә. Тормыш нужасын шактый татырга туры килә аңа. Озакламый әтисе сугыштан яраланып кайтып, бронь белән авылда кала һәм аны совхоз-колхозларга рәис итеп куялар. Күчмә тормыш әнә шулай башлана.
Башта Керкәледә 7 класс бетерә. Укырга, аеруча язарга ярата ул. "Хәрефләрне матур тигез итеп "сырларга" ярата идем. Тик грамматикам гына бераз "аксады". Хәтеремдә: бер тапкыр хаталарым өчен укытучы "1"ле куйган иде. Шуңа үпкәләп, 2 көн укырга бармадым", - ди ул үзе бу хакта. Аннан баһадирдай егетне армия сафларына озаталар. Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәп кайткан егетне хәрби комиссариат юллама белән милициягә эшкә җибәрә. Әүвәл рядовой, участковый, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы, аннан начальник урынбасары булып эшли. Ул вакыттагы милиция хәзерге полициядән нәрсәсе белән аерыла дигәнгә ул:
- Аерма бик зур. Беренчедән, ул безнең буын һәм яшь буынның тәрбиясендә чагыла, - ди. Альфред абый сөйләвенчә, элек тәртип сагында эшләүчеләрдән курыкканнар һәм хөрмәт белән караганнар. Ә хәзер полициягә караш башкарачак.
- Ул вакытта кешеләр бертигез иде. Хәзерге кебек син кем дә, мин кем диеп сөйләшү юк иде. Җинаятьчеләргә бармак белән дә чиертми идек. Кешелеклелек сыйфаты бар иде, диимме соң. Фуражка киеп, погон тагып, борын чөеп кенә яхшы милиционер булып булмый. Халык белән эшли белергә кирәк. Исерекме, җинаятьчеме, хулиганмы, каракмы - ул, беренче чиратта, кеше. Аңа эт кебек ташланырга кирәкми. Ипләп сөйләшеп, эшнең мәгънәсенә төшенеп, бу адымга ник баруын белеп, һәр нечкәлекне, һәр нәрсәне энә күзлегеннән үткәргәндәй тикшерә идек, - ди лаеклы ялдагы милиционер.
Альфред абыйдан пар канатын ничек табуы турында кызыксынам. Ул тыйнак кына елмая һәм тәмле итеп, йөрәгендәге иң кадерле мизгелне искә төшерә.
- Ул чакта яшьләр танцыга йөри иде, шунда табышып кавыша иделәр. Ә мин уйламаганда, һич көтмәгәндә очраттым аны. Яз вакыты, табигать яңа йокысыннан уянган чак. Бервакыт урамда ике бәләкәй буйлы кызны күрдем. Карап торышка башка кызлар кебек инде. Әмма нигәдер икенчесенә күз төште бит. Күңел: насыйбыңдыр, таныш дип, ымсындырып тора. Озак уйлап тормадым, бардым да: "Кая барасыз, кызлар?» - дип сүз каттым. Шулай танышып киттек. Аңа ул вакытта 18 яшь иде. Акыллы, уңган һәм чибәр кыз эләккәч, кулдан ычкындырмадым инде. Май аенда өйләнешеп куйдык, - диде.
Әлбәттә, кырыс һәм ялсыз эшләгән иргә җиңел булмый. Чөнки эштән арып, гаиләсе, балалары янына ашыкканда, өендә янә чакыру. Милиция эше шундый инде, көндез дә, төнлә дә эшләргә туры килә. Тырыш, эшне намус белән җаваплылык тоеп эшләгәне өчен җитәкчелек хөрмәт итә үзен. Эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге аларны онытмый, һәрвакыт бәйрәмнәргә, кичәләргә чакырып, олылап тора. Милициядә 27 ел сизелми дә үтеп китә. Аның янына 4 ел колхозда, 8 ел "Татар монтаж-көйләү идарәсе"ндә, пенсиягә чыккач, 13 елга якын Лангепаста эшләвен дә кушсаң, 52 еллык эш стажы җыела. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда. Әмма тынгысыз кеше өйдә утыра аламыни? Үз йорты белән торгач, соңгы елларда тырышып куян үрчетә башлаган ул. Күршеләре аны яхшы бакчачы буларак белә.
Альфред абый белән Флера апа 50 ел бергә иңне-иңгә куеп күгәрченнәрдәй гөрләшеп тату гомер кичерә. Кызлары Гөлчәчәк - шәфкать туташы булып эшли. Уллары Рөстәм әтисе сукмагыннан китә. Бер-берсенә юаныч, таяныч һәм терәк, балалары һәм оныкларына яраткан, бердәнбер, кадерле әти-әни, әби-бабай алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: љлкђннђр