Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Электр самокатына ут капкан: өч балага бик зур зыян килгән

Узган төндә Мәскәүдә яшәүче бер гаилә фатирында электр самокатына ут капкан. Өч балага зыян килгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының телеграм-каналында хәбәр ителә.

Электр самокаты өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсендә яна башлаган. Бу хакта төнлә МЧСның янгын сагы бүлегенә хәбәр ителгән. Самокатка ут кабу сәбәпле 4, 9 яшьлек, шулай ук 7 айлык бала пешкән. Алар хастаханәгә озатылган.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, транспорт чарасы дөрләп янып киткәндә, гаилә әле йокламаган булган. Шуңа күрә зур фаҗигагә юл куелмыйча калган.

"Ватаным Татарстан" сайтыннан

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев