Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Елый-елый шигырь ятлаган нәни якташыбыз Малаховтан курыккан һәм качкан [+ВИДЕО]

Пушкинның "У лукоморья дуб зеленый" шигырен күз яшьләре аша ятлаган малайны Андрей Малахов "Беренче канал"дагы "Пусть говорят" тапшыруына чакырган иде. Чаллыдагы бер гаилә архивындагы видеоролик белән Рамазан танылу яулаган иде һәм аны Андрей Малахов үз тапшыруына чакыртып алды. Шигырь ятлаган вакытта Рамазан беренче сыйныфта укыган булган. Роликны аның әнисе Эльза...

Пушкинның "У лукоморья дуб зеленый" шигырен күз яшьләре аша ятлаган малайны Андрей Малахов "Беренче канал"дагы "Пусть говорят" тапшыруына чакырган иде.
Чаллыдагы бер гаилә архивындагы видеоролик белән Рамазан танылу яулаган иде һәм аны Андрей Малахов үз тапшыруына чакыртып алды. Шигырь ятлаган вакытта Рамазан беренче сыйныфта укыган булган. Роликны аның әнисе Эльза командировкага киткән әти кешегә җибәрү өчен төшерә. Аннан соң ул малайның әбиләренә, туганнарга җибәрелә. Шулай итеп, видеоролик кулдан-кулга китеп, Интернет челтәренә эләгә.
Тапшыру кичә телеэкраннарда күрсәтелде. Әмма студиягә Малахов янына малайның әнисе генә чыкты. Рамазан соңгы минутта Андрей Малаховтан курыккан һәм качкан икән. Әни кеше сөйләвенчә, улы әлеге шигырьне ахырда ятлаган һәм "бишле"гә сөйләгән. Ул аны әле дә хәтерли. Хәзер Рамазан икенче сыйныфта белем ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X