Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эт асраучыларга көн бетә? Сезнең өчен яңалык бар

Эт асраучыларга канун таләпләре тагын да кырысланырга тора. Дәүләт Думасы депутатлары хайваннарны тоту таләпләрен үтәмәгән өчен административ штрафлар кертү канун проектын икенче укылышта карарга җыена.

Шул  исәптән этләрнең кешене тешләгән очраклары да игътибардан читтә калмаячак. Эт хуҗалары өчен штраф күләме дә саллы билгеләнәчәк – 200 мең сумга кадәр.  

Чыганаклар хәбәр иткәнчә, яңа үзгәрешләр нигезендә хайваннарны асрау таләпләрен үтәмәгән гражданнарга – 1500-3000, вазифаи затлар өчен – 5000-15 000, юридик затларга – 15 000-30 000 сум күләмендә штраф карала.

Хайваннарны мәдәни-тамаша максатларында куллануга карата таләпләрне үтәмәгән өчен гражданнарга  3000-15 000, вазифаи затлар өчен – 10 000-30 000, юридик затларга – 50 000-100 000 сум штраф күләме билгеләнә. 

Приют хуҗаларына хайваннарга мөнәсәбәтле эшчәнлек барганда тиешле таләпләрне үтәмәгән өчен дә штраф салына. Гражданнар өчен ул – 5 000,  вазифаи затларга – 15 000, юридик затларга 50 000 сумга кадәр. 

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев