Заман сулышы

Эт тешләде. Нишләргә?

Эт - кешенең дусты. Әмма шулай да алар еш кына кешегә ташлана. Россиядә этләрдән зыян күрүчеләрнең 40 проценты - мәктәп укучылары. Эт бер сәбәпсез кешегә ташланмый, шуңа да аның яныннан үткәндә этләрне котыртмагыз, аларга якын килмәгез, күзләренә карамагыз, куркуыгызны күрсәтмәгез. Этнең тешләве тән тиресе бозылуга, җәрәхәт килеп чыгуга, кан тамырларының...

Эт - кешенең дусты. Әмма шулай да алар еш кына кешегә ташлана.

Россиядә этләрдән зыян күрүчеләрнең 40 проценты - мәктәп укучылары. Эт бер сәбәпсез кешегә ташланмый, шуңа да аның яныннан үткәндә этләрне котыртмагыз, аларга якын килмәгез, күзләренә карамагыз, куркуыгызны күрсәтмәгез.
Этнең тешләве тән тиресе бозылуга, җәрәхәт килеп чыгуга, кан тамырларының яралануына, эчке органнарның өзелүенә, канның йогышлануына китерә. Хайванның авызында күп санлы микроблар бар. Тешләгәндә алар кеше канына эләгеп, инфекцион авыру китереп чыгара.
Эт ташланырга җыенса нәрсә эшләргә соң?
- "Стоять!", "Сидеть!", "Фу!" командалары әйтеп, урында торырга;
- кулдагы берәр әйберне читкә ташларга, бу аның игътибарын үзенә җәлеп итәчәк;
- бит, муен тирәләрен сакларга;
- кулда булган әйберләрне кулланып, этнең башына, борынына сугарга;
- агач башына менәргә яисә берәр башка урынга яшеренергә.
Эт тешләсә нинди чаралар күрергә?
- ярадагы канның бераз өлешен чыгарырга;
- яраны су яисә водород перекисе белән юарга;
- яра тирәсен йод белән эшкәртергә;
- яраны чиста чүпрәк белән бәйләп куярга;
- зыян күрүчене дәвалау учреждениесенә илтергә.
Этнең котыру авыруыннан прививкасы барлыгын ачыклау мөһим.
Авыруның беренче билгеләре - яраның авыртуы, организмның хәлсезләнүе, тән температурасының күтәрелүе, күп күләмдә төкерек бүленеп чыгу. Бу билгеләр 10 көннән соң (еш кына 30-90 көн) башланырга мөмкин. Мондый очракта кешене кичекмәстән госпитализацияләргә кирәк.
Профилактика чарасының иң мөһиме - котырудан прививка ясау.
Теги: Этлђр
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: