Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Европа берлеге көндәшлек аркасында үз базарына Россия вакцинасын кертми

Европа берлеге үз базарына Россиянең «Спутник V» вакцинасын кертергә ашыкмый, чөнки ул Европадагы тиңдәшләренә җитди көндәшлек тудырырга мөмкин.

 

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Гамалея үзәге директоры Александр Гинцбургка сылтама белән хәбәр итә.

«Европа берлеге, куллану үзлекләре югары булудан куркып, тулы канлы коммерция продукты буларак „Спутник V“ вакцинасын үз базарына кертергә ашыкмый. Чөнки ул Европа бюрократиясе үз илләрендә тәкъдим итә торган продуктларны бераз читкә этәрергә мөмкин», - диде Гинцбург.

Россия препараты март башыннан дару препаратлары буенча Европа агентлыгында экспертиза уза, әлеге агентлык шул исәптән мондый вакциналарны Европа берлеге илләрендә куллану буенча киңәшләр дә бирә. Гаммәви мәгълүмат чаралары язуынча, Россия вакцинасын май аенда хупларга мөмкиннәр.

РФ Тышкы разведка хезмәтендә белдерүләренчә, Европа берлеге коронавирус инфекциясенә каршы Россия вакцинасының дәрәҗәсен төшерү буенча ашыгыч чаралар күрергә тырыша.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев