Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Евровидение-2017 Россиядә узарга мөмкин

2017 елгы "Евровидение" бәйгесе Украинада узарга тиеш. Әлеге хокук аларга әлеге ил җырчысы соңгы бәйгедә җиңү яулагач бирелгән иде. Әмма оештыручылар халыкара җыр бәйгесен башка илгә күчерергә дә мөмкин. Чөнки Украинада Евровидение-2017 бәйгесенең кайсы шәһәрдә узачагына һәм инфраструктураның нинди акчага төзеләчәгенә һаман да ачыклык кертә алмыйлар. "Украина 2016 елда җиңү...

2017 елгы "Евровидение" бәйгесе Украинада узарга тиеш. Әлеге хокук аларга әлеге ил җырчысы соңгы бәйгедә җиңү яулагач бирелгән иде.

Әмма оештыручылар халыкара җыр бәйгесен башка илгә күчерергә дә мөмкин. Чөнки Украинада Евровидение-2017 бәйгесенең кайсы шәһәрдә узачагына һәм инфраструктураның нинди акчага төзеләчәгенә һаман да ачыклык кертә алмыйлар.

"Украина 2016 елда җиңү яулады. Алардан җиңүче исемен берәү дә тартып алырга җыенмый. Без Украинаның өч шәһәре арасындагы көрәшне игътибар белән күзәтәбез. Әмма кайчан җавап табылачагы гына билгеле түгел. Иң соңгы чик - октябрь башы", - дип җиткерә төп оештыручылардан булган Европа тапшырулар союзы.

Узган конкурста икенче урынны Австралия җырчысы яулады. Әмма бәйге Европа төбәкләрендә генә үткәрелә. Кагыйдә буенча, 2017 елда "Евровидение" бәйгесен икенче оештыручы буларак Россия карала. Чөнки Россия бәйгедә өченче урында калды.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев