Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фатирларында эт тотучыларга көн бетә

Кайбер төр җәнлекләрне өйдә тотуны тыярга мөмкиннәр. Ни өчен дигәндә, бүгенге көндә өй шартларында арысланнар, юлбарыс, еланнар тотучыларның саны арта бара. Күп итеп мәче, эт асраучылар да бар, киләчәктә аларның да санын киметергә ниятлиләр. Киләсе атнага Дәүләт Думасы депутатлары шулар хакында сөйләшәчәк. Ташбака, күсе, кәлтә еланы асраучыларга бу кагылмый. Ә...

Кайбер төр җәнлекләрне өйдә тотуны тыярга мөмкиннәр. Ни өчен дигәндә, бүгенге көндә өй шартларында арысланнар, юлбарыс, еланнар тотучыларның саны арта бара.

Күп итеп мәче, эт асраучылар да бар, киләчәктә аларның да санын киметергә ниятлиләр. Киләсе атнага Дәүләт Думасы депутатлары шулар хакында сөйләшәчәк. Ташбака, күсе, кәлтә еланы асраучыларга бу кагылмый. Ә менә зуррак җәнлек тотучыларга уйланырга нигез бар. Хөкүмәт кайбер нәселле этләр тотуны да тыймагае. Эксперт-кинологлар, эт тотучылар клубы һәм питомниклар куллана торган классификацияне истә тотканда, әлеге категориягә алабайлар, доберманнар, бультерьерлар һәм бульдоглар да керергә тора.
Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә генә Мәскәү астындагы бер районда 11 яшьлек кызга бүре ташланган. Бүрене ул яши торган урамда берәү үзенең йортында асрый икән. Приморьеда исә җиде яшьлек балага зур овчарка һөҗүм иткән, алынган җәрәхәтләрдән сабый шунда ук үлгән.
Чыганак: http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев