Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Файдалы киңәшләр: укроп аша, нервыларың тыныч булыр

Укропны без тәмләткеч буларак кына кулланырга күнеккән, шуңа да аның организмга ни дәрәҗәдә файдалы икәнен белеп бетермибез. Ул кан басымын төшерә, атеросклероз вакытында, баш авыртканнан, бөерләрдә һәм сидек юлында таш булганда кулланыла. Бөер авыруларын булдырмау максатыннан исә укропның орлыкларын кулланырга киңәш ителә. Моның өчен бер аш кашыгы уылган орлык өстенә...

Укропны без тәмләткеч буларак кына кулланырга күнеккән, шуңа да аның организмга ни дәрәҗәдә файдалы икәнен белеп бетермибез. Ул кан басымын төшерә, атеросклероз вакытында, баш авыртканнан, бөерләрдә һәм сидек юлында таш булганда кулланыла. Бөер авыруларын булдырмау максатыннан исә укропның орлыкларын кулланырга киңәш ителә. Моның өчен бер аш кашыгы уылган орлык өстенә бер стакан кайнар су салып, 10-15 минут төнәтәбез. Көненә өч-дүрт тапкыр берәр аш кашыгы эчәбез.

Бронхиаль астма, цистит булганда: ике аш кашыгы орлык өстенә 400 мл кайнар су салып, 30 минут төнәтәбез һәм көненә өч мәртәбә 100әр мл эчәбез.

Укроп орлыгын какырык чыгаручы чара буларак та файдаланалар. Аны болай әзерлиләр: бер аш кашыгы орлыкка бер стакан кайнар су салып, 15-20 минут төнәтәбез, сөзеп алып, бал кушабыз һәм суытып эчәбез. Көненә дүрт-биш тапкыр берәр аш кашыгы кулланабыз. Әлеге төнәтмәне еш кулланучыларның нерв системасы да ныгый, кан басымы төшә, баш авыртуы бетә, тыныч йоклый башлыйлар.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X