Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Федотовкада: авыл урамнары яктыра, чистара, юллар ясала

Район үзәгеннән читтәрәк урнашкан, яшәеше, гореф-гадәтләре белән үзенчәлекле булган Федотовка авылында төзекләндерү, яңарту эшләре гел булып тора. Быел гына да күпме эшләр эшләнгән, әлеге гамәлләр барысы да авылда яшәүчеләр өчен, авылны яшәтер өчен башкарылган эшләр.


Чыннан да, Федотовка авылы – үзенчәлекле. Районыбыздагы бердәнбер керәшен авылына гына хас гореф-гадәтләр, йолалар, сөйләм яши биредә. Керәшен сөйләме башкалардан аерыла, йомшак итеп сөйләүләре, үзләренчә әйтсәк, җаннарга җал була.

Бары тик Федотовкада гына Питрау, Тройсын бәйрәмнәре күңелле итеп уза, дөресрәге, уздыра беләләр. Питрау бәйрәме алдыннан капкаларга чәчәк кыстырып китү йоласы да монда яши. Шулай ук үз бәйрәмнәрен генә түгел, татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйны да уздыралар. Быел, мәсәлән, Сабантуйны һәм Тройсынны гөрләтеп бер көндә үткәргәннәр. Тагын бер яңалыгы – быел федотовкалылар Сабантуй урыны мәйданчыгын яңа урынга күчерделәр. “Авылга да якынрак, халык та бу урынны ошатты”, - ди авыл башлыгы Валентина Павлова.

Әлбәттә, бәйрәмнәр үткәргәндә “Аланлык” керәшен фольклор ансамбленең роле зур. Алар әле шәһәркүләмендәге чараларга да килеп, катнашып китәләр. “Аланлык” ансамблендә чыгыш ясаучыларның өстендәге киемнәр – элеккедән калган, әбиләренең сандыкларында сакланган чын керәшен күлмәкләре, тәңкәләре. Ансамбльнең горурлыклары – Людмила Афанасьева, Нина Федорова, шулай ук  гармунчы Виталий Фёдоров. Ул бөтен керәшен көйләрен теттереп уйный. Быел менә шушы тырыш коллектив белән Сабантуйга бүләк жыюныда үзенчәлекле иткәннәр: балалар ансамбле, яшь егетләр, кызлар белән  сөлге җыярга чыкканнар. Авыл урамнары озын, күп йөрергә кирәк, ат каян аласың инде хәзер,  алар аптырап тормаганнар, мотоблокка төялеп, урам саен җырлап-биеп бүләк жыйганнар.


Авыл җирлекләре өчен үзара салым программасы менә берничә елдан бирле Татарстаныбызда эшләп килә. Баштарак халык моңа каршылыклы фикердә торса, хәзер уңай карашта тора бугай. Әле өстәвенә Хөкүмәттән ул акчалар артып та кайта. Халыктан җыелган акчалар хисабына авылда эшләр эшләнеп тора, моны шунда яшәүчеләр үз күзләре белән күрә. Авыл җыеннарында халык алдында җирлек башлыклары финанс средстволары буенча хисап ясый. Билгеле булганча, Федотовка авыл җирлегенә Кузьминовка да керә.

-    Җыелыш вакытында монда яшәүчеләр үзара салымны 1 мең сумнан җыябыз дип әйттеләр. Кузьминовкада үзара салым акчасына юлларга ремонт ясадык. Федотовкалылар 500әр сумнан җыйды, шулай ук юллар ясалды. Безнең авылларда юллар ясалып бетте дияргә була, хәзер тоташ бер урам юлын ясаганыбыз юк, кайда чокырлы урыннар, шунда ремонт үткәрәбез, - ди Валентина Ивановна.

Федотовкада су белән проблемалар килеп чыга торган булган, су насос станциясенә ремонт үткәрелгән, димәк, проблеманы чишү юлын тапканнар.

Авыл урамнары тагын яктырып киткән, чөнки үзара салым акчасына Федотовкада 6 яңа урам утлары куелган.
 

Тулысы белән Заман сулышы газетында укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев