Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Физик мөмкинлеге чикле булган лениногорскилыларга биредә ярдәм күрсәтәләр

Лениногорскиның “Исток-Башлангыч” социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең дә физик мөмкинлекләре чикле булучыларга ярдәм күрсәтү, тормышка физик һәм рухи яктан адаптацияләү буенча тәҗрибәсе бик зур.

Шәһәребездә яшәүче, 24 яшендә авариягә очрап, инвалид булып калган Эшмурад Холманов – шундый социаль  ярдәм алучыларның берсе.   Ул авария нәтиҗәсендә умыртка баганасын сындырган, ике аягына да баса алмый , йөрми башлаган. Эшмурадка  беренче группа инвалидлык биргәннәр.  2019 елга кадәр ул әнисе белән яшәгән,  шул елда әнисе вафат булгач, социаль яклау ярдәм күрсәтү ярдәм  сорап мөрәҗәгать иткән.

Хәзерге вакытта Эдуардка көн саен ике социаль хезмәткәр  ярдәм күрсәтә.Физик мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан,  аның тормышында  төрле кызыксынуларга урын бар, ул классик музыка– Бахны тыңларга, детективлар укырга ярата. Интернетта үзен бик ирекле хис итә, социаль челтәрләрдә күп вакыт уздыра.

 “Исток-Башлангыч” үзәге хезмәткәрләрнең эшеннән ул бик канәгать,  тормышын мәгънәле һәм уңайлырак итүче, үзенә  озак вакытлы карау системасы буенча ярдәм күрсәтүчеләргә аеруча рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев