Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гаиләм эзләре – ил тарихында

Һәрбер кеше өчен гаилә - тормышта иң кадерлесе ул. Һәрбер гаиләне илебез тарихының бер өлеше дип саныйм. Әти әйткәнчә, үзеңнең бабаларыңны, нәсел җебеңне яхшы белгәндә генә, тарихны аңлап була. Сугыш җилләре һәр гаиләгә кагылган, шул исәптән безне дә читләтеп үтмәгән. Әти ягыннан бабам Касыйм Хөснетдинов - Бөек Ватан сугышы ветераны....

Һәрбер кеше өчен гаилә - тормышта иң кадерлесе ул. Һәрбер гаиләне илебез тарихының бер өлеше дип саныйм. Әти әйткәнчә, үзеңнең бабаларыңны, нәсел җебеңне яхшы белгәндә генә, тарихны аңлап була.


Сугыш җилләре һәр гаиләгә кагылган, шул исәптән безне дә читләтеп үтмәгән. Әти ягыннан бабам Касыйм Хөснетдинов - Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул 1943 елда хәрби хезмәткә чакырылып, Кытай чигенә Чита өлкәсенә җибәрелә. Чиктә хәл кискен вакыт. Бабай минометчы буларак хезмәт итә, соңрак элемтәчеләр курсын төгәлли. Япониягә каршы көрәштә, Кореяны азат итүдә катнаша. Батырлыгы өчен II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. "Германияне җиңгән өчен", "Японияне җиңгән өчен", "Сугышчан батырлыклары өчен" медальләре дә аның күкрәген бизи. Халыкара хәлнең кискенләшүе сәбәпле, аны демобилизацияләмиләр, Владивосток шәһәрендә хезмәт итә башлый. Яр буе сагы офицерлары курсларын төгәлли. Лейтенант исеме алып, 1950 елда әйләнеп кайта.
Бабай, сугыштан соң туган якларына-Урдалыга кайтып, 30 елдан артык мәктәптә укытучы булып эшли. Ул үсеп килүче яшь буынга үрнәк күрсәтеп, хәрби әзерлек фәне укыта, төпле белем бирә. Аның укучылары хәзерге вакытта Татарстанның төрле почмакларында яшәүче хөрмәткә лаек хезмәт кешеләре. Бабам Касыйм Гариф улына хәзер 87 яшь. Һәр бәйрәм саен котлаулар, открыткалар кабул итә. Без аның күрсәткән батырлыкларын онытмабыз. Шулай ук аның өч абыйсы да: Һади, Фатыйх, Исмәгыйль сугышта катнашкан.
Әни ягыннан бабай, дөресрәге, прадедушка Хәбир Бәхтияров Тәтеш районы Кече Тархан авылында 1923 елда туа. 18 яшьлек егет сугышка китә. I Украина фронтында пулеметчы булып хезмәт итә. 1943 елда бомба шартлаган вакытта аркасына кыйпылчык эләгеп, яралана. Бары тик шинеле генә коткарып кала. Ул фашистларга каршы геройларча көрәшә. Моны күкрәгендәге орденнары, медальләре исбатлый. Сугыштан соң колхозда 40 ел тракторда эшли. Тик кызганыч, 88 яшендә үлеп китә.
Бабайлар эзеннән әтием Урдалы авылы егете - Рамил Хөснетдинов та китә. Хәрби хезмәтне ул Германиядә совет группасы гаскәрендә авиациядә үткәрә. Бабайның сугыш, офицерлар турында сөйләве әтигә тәэсир итмичә калмагандыр, ул киләчәктә хәрби кеше булырга карар кыла. Лениногорск Эчке эшләр бүлегенә эшкә керә. Башта милиционер, аннары тикшерүче, аннан өлкән тикшерүче булып эшли. Хезмәтендәге уңышлары өчен ТР Эчке эшләр министрлыгының кул сәгате белән бүләкләнә. "ТР Эчке эшләр министрлыгының иң яхшы тикшерүчесе" дигән күкрәк билгесе дә бар. 2009 елда әтием хезмәт итү нәтиҗәләре буенча III урынны алды, Казанга чакырып бүләкләделәр. Ул 21 ел эчке эшләр органнарында эшләп, милиция майоры буларак отставкага чыкты.
Мин үзем дә балачактан ук хәрби кеше булырга хыялландым. Әтинең формасын киеп, кулыма агачтан үзем ясаган корал тотып уйный идем. Шул хыялны тормышка ашыру өчен шәһәребезнең 10 нчы мәктәбендәге кадет классына укырга керергә булдым. Ләкин анда керү өчен башта сынаулар аша үтәргә кирәк. Шулардан имтихан бирү иң авырыдыр дип уйлаган идем, ләкин ялгышканмын. Әзерлек чорында сафта йөрергә өйрәнергә, уставны һәм бурычларны ятларга, иң соңыннан зачет тапшырырга кирәк иде. Башта авыр булды: күнегүләр, дәресләр, стройда йөрү, түгәрәкләрдә, спорт секцияләренә бару, бассейнда йөзү. Ныклы сәламәтлек кирәк бит. Тырышуым бушка китмәде: кадет сыйныфына кабул иттеләр.
Кадет исеме бирү тантанасы алдыннан аягым сынды, гипс салдылар. Ә минем бик тә барасым килде. Бөтен көчемне йодрыкка туплап, култык таякларын читкә куеп, барыбер катнаштым. Тантаналы рәвештә вәгъдә биргәндә, басып торып, аяклар арыды, ләкин түздем. Чиратым җиткәч, каушаудан беренче адымны тиешле аяктан ясамадым, берәү дә аягымның гипста икәнлеген сизмәде. Адымнар ясаганда минем өчен яңа тормыш башланачагын тойдым. Кадет булу - форма киеп, чабып йөрү генә түгел, ул беренче чиратта - Россия армиясенең йөзе.
Әлегә мин кадет классының VI сыйныфында гына, шулай булса да дөрес адым ясаганымны аңладым. "Тормышны - Ватанга, намусны - беркемгә дә" - бу кадетлар девизы, моны беркайчан да онытмаячакмын.
Зур үскәч офицер булырга хыялланам, ә кем белә, бәлки, хезмәт итеп генералга дәрәҗәсендә ирешермен?! Дөрес, моның өчен суворовчы булырга кирәк, дип әти әйтте инде. Ә мин тырышырмын, алга таба да шулай яхшы укырмын. Иң зур хыялым - Россия армиясе тарихында исемем калсын иде. Әти-әнием, өем, Ватаныбыз иминлектә яшәсен дигән уй-теләкләремне чынга ашыру өчен бөтен көчемне куярга әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилђ