Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гел йокы килеп торса, димәк, витамин җитми

Үз халәтеңә карап, организмга нинди витаминнар җитмәвен ачыкларга мөмкин. Иртән йокыдан тору авыр булса, күзләрегез тиз арыса, тырнаклар тиз сынучанга әйләнсә. D3 витамины кирәк. Ул скумбрия, камбала, палтус балыгында (көненә 150 грамм), тәрәч (треска) бавырында (көненә 50 грамм), күкәй сарысында (көненә ике), витаминнар белән баетылган үсемлек майларында (көненә ике аш...

Үз халәтеңә карап, организмга нинди витаминнар җитмәвен ачыкларга мөмкин.

Иртән йокыдан тору авыр булса, күзләрегез тиз арыса, тырнаклар тиз сынучанга әйләнсә.
D3 витамины кирәк.


Ул скумбрия, камбала, палтус балыгында (көненә 150 грамм), тәрәч (треска) бавырында (көненә 50 грамм), күкәй сарысында (көненә ике), витаминнар белән баетылган үсемлек майларында (көненә ике аш кашыгы) бар.

Аякларда хәлсезлек сизелсә, хәтер начарайса, аяк-куллар оеса, йөрәк сикерсә.
В1 витамины (тиамин) кирәк.


Ул сыра чүпрәсендә (даруха­нәләрдә сатыла, инструкция белән куллану мөһим), арыш ипиендә, шпинат, кишер, кукурузда күп. Көненә 70-100 грамм чамасы ашарга кирәк.

Гел йокы килеп торса, баш әйләнсә, хәрәкәтләрегез салмакланса.
В6 витамины (пиридоксин) һәм магний кирәк.

Алар эшкәртелмәгән дөге, борчак, ногыт борчагында күп. Пешереп, көненә 100 грамм ашарга кирәк.

Гел салкын тиеп интектерсә, тиз өшесәгез, начар йокласагыз, «каз тиресе» чыкса.
С витамины җитми.

Ул тозлаган кәбестә, сырганак, мүк җиләге, кара карлыган, гөлҗимеш, грейпфрут, лимон, болгар борычында бар. Көненә 100 грамм кирәк.

Тән тиресе кубакланса, кипсә, ирен почмаклары бозылса.
Р витамины (рутин) кирәк.

Ул нарат җиләге, мүк җиләге, анар, кызыл чөгендер, караҗимештә бар. Көненә 100 грамм кирәк.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев