Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гомер юллары буйлап

Түбән Чыршылы авылында гомер итүче укытучыбыз һәм хезмәттәшебез Сәлия Галим кызы Шәфигуллина бу көннәрдә үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтте. Юбилей - үткәннәргә бер күз салып ала торган көн ул. Сәлия апаны да уйлары яшьлегенә алып китте. Казан педагогия институтында укып йөргән көннәр яңа гына кебек. Баулы районының Салих авылына -...

Түбән Чыршылы авылында гомер итүче укытучыбыз һәм хезмәттәшебез Сәлия Галим кызы Шәфигуллина бу көннәрдә үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтте.


Юбилей - үткәннәргә бер күз салып ала торган көн ул. Сәлия апаны да уйлары яшьлегенә алып китте.

Казан педагогия институтында укып йөргән көннәр яңа гына кебек. Баулы районының Салих авылына - туган йортка, әти-әнигә хатлар йөреп кенә торган еллар. Шулай да гомер юлының иң әһәмиятле тукталышы - югары уку йортын тәмамлаган яшь белгечнең хезмәт юлын башлап җибәргән көннәредер. Аны эшкә Лениногорск районы Федотовка урта мәктәбенә билгелиләр. Яшьлек хыялын тормышка ашырып, 1967 елның 1сентябрен ул укытучы булып каршылый.

Туган җирдән еракта булса да, күңелне юатырлык нәрсәләр бар: яраткан хезмәт, төрле уку йортларын тәмамлап, үзе кебек эшкә килгән егет-кызлар һәм авылга, мәктәпкә яңалык алып килгән яшьләрне үз итүче тәҗрибәле укытучылар. Мәктәп, укучылар, күп санлы җәмәгать эшләре дөньясына кереп китә яшь укытучы. Сайлаган һөнәр аның гомерлек хыялы иде бит. Укытучы кыз бигрәк тә өлкән сыйныф укучылары белән аралашып китә. Акыллы, чибәр, үзе бик матур җырлый торган яшь укытучыны барысы да үз итә.

Ул елларда Федотовка мәктәбенә тирә-яктагы Сарабиккол, Урмышлы, Тукмак авылыннан илледән артык бала килеп укый. Мәктәп яны интернатында торучы бу укучылар һәм яшь укытучылар һәрвакыт бергә. Дәресләргә, төрле кичәләргә әзерләнү, үзешчән сәнгатьтә катнашу - әнә шулай гомернең үткәне сизелми дә.

- Мин ул вакытта балалардан көч алдым. Федотовка мәктәбе, укучыларым күңелдә үзенә бер урын алып тора. Бергә эшләгән яшь укытучылар Роза Гыймадиева, Фәния Кәримова, Нина Андреевна, Зинаида Дмитриевнаны да сагынып искә алам, - ди Сәлия апа.

1970 ел - тормышка яңа һәм хәлиткеч борылыш алып килгән ел. Күршедәге Түбән Чыршылы мәктәбенә дипломлы яшь белгеч Рәфкать Зиннәтулла улын директор итеп билгелиләр. Буа районы Вольнистан авылы егете эшкә бик теләп тотына.

- Мәктәпне тапшырсагыз, миңа әзерлекле укытучылар да бирәсез, - ди ул мәгариф бүлеге җитәкчесенә. Түбән Чыршылыга төрле мәктәпләрдән чакырылган, үзләрен эштә таныткан укытучылар арасында Сәлия Гафурова да була. Коллективта ул елны 12 яшь укытучы эшли.

Түбән Чыршылы укытучы кызның язмышына язылган урын булган икән. Озак та үтми, Сәлия һәм Рәфкать Шәфигуллиннарның туйлары була, яшь гаилә төзелә.

Шул көннән башлап, алар Түбән Чыршылы авылы балаларына озын-озак еллар берсе - химия, биология, икенчесе - физика, математика фәненнән белем бирәләр, авылның үз кешеләренә әйләнәләр. Өч ул үстерәләр. Бу авылда авыр югалтулар да, гомернең якты мизгелләрен дә кичерергә туры килә аларга.

- Авыл халкы безне үз итеп кабул итте. Шуңа да биредә калганбыздыр инде, -дип искә ала Сәлия апа.

Бүген аларның икесенә 80 елдан артык педагогик хезмәт стажы бар. Рәфкать абыйның укытучы, мәктәп директоры булып эшләгән еллары иллегә җыела. Сәлия апага да авылның зур мәктәбендә 5 ел завуч, 12 ел директор һәм укытучы булып эшләргә туры килә. Сайлаган хезмәтенә тугры булып калган укытучының хезмәте югары бәяләнә. Аңа «РСФСРның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелә.

Күп санлы эш мәшәкатьләренә күмелеп, еллар ага да ага. Быел алар икесе дә гомерләренең тагын бер күркәм юбилейларын билгеләп үтте.

Яшәгән саен гомер юллары үргә күтәрелә икән. Яраткан эш, мәктәп, укучылар белән аерылганга да байтак вакыт үткән. Бүген инде яшәүнең мәгънәсе - балаларда. Балалары гаиләләре белән Лениногорск шәһәрендә яши. Күңелләргә җылылык биреп, гомерләренең дәвамы булып, 4 онык - 4 егет үсеп килә. Алар Шәфигуллиннар нәселен дәвам итүчеләр.

Дәү әниләрен юбилее белән котларга алар барысы да туган йортка җыелды. "Исән-сау бул, оныкларыңның туйларын күрергә дә насыйп булсын", - дигән теләген җиткерде оныклары Артур, бәйрәм кичендә.

Гадәттә, юбилейдан соң, гомер юлының яңа чакрымнары башлана.

Хөрмәтле Сәлия апа!

Гомер бәйрәмегез котлы, алдагы көннәрегез ак карлардай ак һәм якты булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев