Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гомерлеккә водитель таныклыгын тартып алачаклар

Илебездә салмыш баштан машина белән идарә итүчеләр киләчәктә гомер буе җәяү йөрергә мөмкин.

Безнең илдә бүген иң кискен торган мәсьәләләрнең берсе, әлбәттә - ваемсыз водительләрнең исерек килеш руль артына утырып юлга чыгуы, алар аркасында бихисап гомерләрнең өзелүе.

Әлеге хәлне кискен үзгәртү өчен якын киләчәктә каты чаралар кулланылырга мөмкин. Илебездә салмыш баштан машина белән идарә итүчеләр арытаба гомер буе җәяү йөрергә мөмкин. Мондый тәкъдим белән Федерация Советы әгъзасы Сергей Леонов чыгыш ясаган. "Әгәр машина хуҗасы исерткеч эчемлекләр яки наркотик матдәләр кулланганнан соң эләксә, беренче тапкыр ул - бер елга, икенче тапкыр ике елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителсен. Әгәр ул өченче тапкыр тотылса, андыйларны гомер буе машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә кирәк”, - дип тәкъдим итә сенатор.

Леонов шулай ук ​​ЮХХДИга клиникада спиртлы эчемлекләр яки наркоманиядән дәваланган водительләр турында хәбәр итәргә тәкъдим итә.

Леонов сүзләре буенча, андый кешеләр бәйлелектән савыгуы турында белешмә алганчы, машина руле артына утырырга тиеш түгел, дип яза Кызыл таң. Әлеге тәкъдим гамәлгә керә калса, исерек көе машинада җилдерергә яратучыларга көн бетә!

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Миләүшә Латыйпова
 http://baltaci.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев