16 июнь 2020 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы үзе өчен иң кадерле урынны атады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балачак белән бәйле күңелле хатирәләр уята торган республикадагы үзе өчен кадерле почмакны атады. «Татарстан тарихлары» проектында катнашучылар белән очрашуда ул шул хакта сөйләде.
-
Татарстанлылар табибларга Yardam.ru порталында теләктәшлек хатлары җибәрә ала
"Табибларга хат" сервисы республикада май ахырыннан бирле эшли.
-
Гомерлеккә водитель таныклыгын тартып алачаклар
Илебездә салмыш баштан машина белән идарә итүчеләр киләчәктә гомер буе җәяү йөрергә мөмкин.
-
Лениногорскида наркотикларның законсыз әйләнеше буенча вәзгыять ничегрәк?
Наркотикларның законсыз әйләнеше проблемасы зур шәһәрләрдә генә түгел, кечкенә төбәкләрдә дә кискен тора. Лениногорск районында 2020 елның гыйнвар-апрель айларында наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә 17 җинаять эше теркәлгән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек арткан.
-
Яшь үлән ашлары файдалы да, тәмле дә!
Витаминлы ашларны ешрак әзерлик, яшь үләннәрнең вакыты үтеп бара.
-
Лениногорскилылар, сак булыгыз: Лениногорскида коронавирусның ике яңа очрагы ачыкланды
Татарстанда узган тәүлектә COVID-19ның яңа 43 очрагы ачыкланган, шулардан ике очрак Лениногорскига туры килә.
-
1 июль көнне эшләүче хезмәткәрләрнең хезмәт хакы икеләтә күләмдә түләнәчәк
1 июльдә, РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча сайлау көнендә, эш хакы икеләтә күләмдә түләнә. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Лениногорскилылар үз хайваннарына котыру авыруына каршы бушлай прививка ясата алалар
Лениногорск район дәүләт ветеринария берләшмәсе хәбәр иткәнчә, лениногорскилылар котыру авыруына каршы бушлай прививка ясата алалар.
-
Татарстанда сайлаучыларның «Минем тавыш» беренче онлайн-форумы узачак
Татарстанда сишәмбе көнне сайлаучыларның «Минем тавыш» онлайн-форумы ачыла. Ул РФ Конституциясе буенча гомумроссия тавыш бирү көнендә һәм 13 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә көтелгән яңалыкларга багышланачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
-
Россиялеләргә коронавирусның икенче дулкынына әзерлек буенча киңәшләр бирделәр
Вирусолог Анатолий Альтштейн сүзләренчә, җәй көне иммунитетны ныгыту белән шөгыльләнергә кирәк.