Заман сулышы

Әгәр исән булса, Мөхәммәт Мәһдиевкә 85 яшь тулган булыр иде...

Күренекле язучы, Казан дәүләт университеты галиме, күпләрнең яраткан укытучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең безнең арадан китүенә 20 ел вакыт узды. Әгәр исән булса, аңа быел 85 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан Мөхәммәт Мәһдиевнең Америкадан кунакка кайткан улы, фәнни хезмәткәр Искәндәр Мәһдиев белән әтисе турында сөйләштек. - Искәндәр, сүзебезне «Әгәр бүген Мөхәммәт...

Күренекле язучы, Казан дәүләт университеты галиме, күпләрнең яраткан укытучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең безнең арадан китүенә 20 ел вакыт узды. Әгәр исән булса, аңа быел 85 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан Мөхәммәт Мәһдиевнең Америкадан кунакка кайткан улы, фәнни хезмәткәр Искәндәр Мәһдиев белән әтисе турында сөйләштек.
- Искәндәр, сүзебезне «Әгәр бүген Мөхәммәт Мәһдиев исән булса...» дип хыялланудан башлыйк әле.
- Минем ул хакта күп уйлаганым бар. Сүзләрем көфер сүз кебек яңгыраса да, әти миңа рәнҗеп ятмас... Әти вакытында үлеп китте. Бүгенге җәмгыятьтә ул яши алмас иде. Ул вакыттагы мин белгән күпме кешеләр юкка чыкты. Әти түгел, мин дә аңламыйм бу дөньяны. Мин аны бик юксынам, сагынам... Ул башка дөнья кешесе иде, башка гомер кичергән, башка тәҗрибә туплаган...
- Мөхәммәт абый безгә, "Ачы тәҗрибә"нең икенче китабы булачак, дип әйтә торган иде. Ул ни хәлдә калды икән?
- Кулъязмалары калды.­ Аның белән апам Гәүһәр шөгыльләнә. Күптән түгел Татарстан китап нәшриятында «Сызып ак нур белән» исемле фәнни-публицистик мәкаләләрдән торган җыентыгы (төзүчесе Гәүһәр Хәсәнова) һәм «Татар прозасы» сериясендә повестьлар җыентыгы кабатлап чыгарылды.
- Әсәрләрен укыган кеше әхлак һәм патриотик тәрбия дә ала. Сезне ничек тәрбияләде?
- Әти гел университетта, аннары китапханәдә, архивларда булды, командировкаларда йөрде. Шул арада Язучылар берлегенә, Литфондка, нәшриятка да кереп чыгар иде. Кайвакыт мине дә ияртер иде. Әтинең иң зур игътибары миңа булды. Аена ике-өч мәртәбә без гаиләбез белән кинога бара идек. Кечкенәдән үк әти безнең сөйләшүләребезне магнитофон тасмасына яздыра торган иде. Минем кызыклы сөйләшүләремне кайсыдыр бер журналда да бастырган иде ул. Үскәндә 41 квадрат метрлы фатирда яшәдек. Мин һәрвакыт «үз бүлмәм булсын иде» дип хыялландым. Шул фатирдан Төркиягә китеп бардым. Мин шунда булган вакытта, әтигә 112 квадрат метрлы фатир биргәннәр.
- Ә Төркиягә ничек китәргә булдың?
- Бервакыт ул чактагы мәгариф министры Васил Гайфуллин әти белән икебезне очратты да: «Безнең министрлык яшьләрне Төркиягә җибәрә. Нигә улың бармый?» - дип куйды. Мин шунда ук риза булдым. Анда барганчы, төрек телен өйрәнгән идем инде. Әти чит илгә китүемә каршы килмәде. Аның: «Ир кеше дөнья күрергә, чит телләр өйрәнергә, армиядә хезмәт итәргә тиеш», - дигән сүзләре бар иде.
Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының 65 нче номер саныннан укый аласыз.
Люция Хәбибуллина

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: