Заман сулышы

Хезмәттә табылган бәхет

Шәһәр читендә табигатьнең матур бер почмагында яхшы итеп төзелгән йорт. Йортның бер ягындагы тәрәзәгә күз салсаң, аланлыкка тоташып киткән урман башлана, икенче яктагы тәрәзәгә күз салсаң, йорт янындагы бакчаңа карап хозурланасың. Ә өй эчендә, моңлы итеп уйнаган гармун тавышы ишетелә, борынны кытыклап, тәмле ипи исе таралган. Юк-юк, бернинди дә әдәби...

Шәһәр читендә табигатьнең матур бер почмагында яхшы итеп төзелгән йорт. Йортның бер ягындагы тәрәзәгә күз салсаң, аланлыкка тоташып киткән урман башлана, икенче яктагы тәрәзәгә күз салсаң, йорт янындагы бакчаңа карап хозурланасың. Ә өй эчендә, моңлы итеп уйнаган гармун тавышы ишетелә, борынны кытыклап, тәмле ипи исе таралган. Юк-юк, бернинди дә әдәби хикәя язарга җыенмыйм, ә чынбарлыкта булган үрнәк гаилә турында язасым килә.


Әйтеп киткәнемчә, Ядкәр һәм Хәдичә Бадыйковларның йорты табигатьнең гүзәл бер җирендә - Лесопитомник урамында урнашкан. Алар үзләре дә: "Һавасы саф, барына шөкер итеп исәнлек белән генә яшәргә", ди. Әлеге гаиләнең шөкер итәрлекләре бар: дүрт бала "әти-әни" дип, ә алты онык "әби-бабай" дип өзелеп тора, 56 ел пар канатың белән бергә гомер итүеңә куанып яшәргә дә яшәргә генә. Кеше олыгайган көнендә дөньяның рәхәтенә тиенеп яшәргә тиештер, ләбаса. Балачакта, яшьлектә күргән авырлыклардан соң, әлбәттә, тиеш. Ә Ядкәр абыйга тормышның ачысын-төчесен күп татырга туры килә. Михнәтле сугыш чорында 1942 - 1943 елларда туган авылы - Урта Чишмәдә сабан сөреп үскән малай бит ул. "Ул чакта үзенә күрә авыр эш башкардык, әле "колхоз кендекләре" дип бездән көләләр дә иде,- дип сөйли Ядкәр абый. - Класста дүрт малай, дүртебез дә колхоз эшендә.Чөнки эшләргә башка кеше юк. Безнең белән әби-апалар да җир сөреп йөрде",- дип искә ала ул. Әле өстәвенә сабаннан кайткач, көлтә ташырга китәләр. Ул көлтәнең авырлыгы һәм аны өч-дүрт малай бергә күтәрүләре - һаман хәтерендә аның. IV сыйныфтан соң Урдалыга укырга китә. 1955 елда армиядән кайткан яшь егетне Лениногорск үзендә каршы ала.
- Шофер булып урнашасым килде, ләкин миңа тракторга утырырга кушалар. "Мин армиядә танкист булган кеше, нишләп әле тракторда йөрергә тиеш?" дип нык кына кистереп әйткәч, көчкә шоферлар курсына алдылар. Анда 40 кеше тупланган иде, 41 нче булып алындым,- ди. Шулай итеп, "Татбурнефть"тә ачылган курсларда белем ала. Армиядә йөртү буенча инструктор булуы ярап куя, биредә дә әлеге тәҗрибәсен файдалана. Машина йөртергә өйрәнүчеләргә практик дәресләр бирә, белгәннәрен өйрәтә.
Укып бетергәч, Ширәмәт районына (Түбән Кама яклары) урак вакытында машина белән икмәк ташырга җибәрәләр. "Элек комбайннар бөртекләрне җиргә агыза иде. Шуннан хатын-кызлар чиләк белән самосвалга төйи. Мин шуны Чистайга ташыдым",- дип искә ала Ядкәр абый. Менә шуннан аның гомеренең байтак өлеше дүрт тәгәрмәч өстендә, юлда үтә. "Урал-плетевоз" машинасында күп җирләрдә йөрергә туры килә аңа. "Әгәр санап чыгарсаң, өч тапкыр Җир шарын әйләнгән хәтледер", - ди ул бу турыда. АТХ -11дән соң, "Татнефть" җәмгыятенең УТТ- 1 идарәсендә автокранда эшләп, пенсиягә чыга. Ул хәзер дә кирәк җиренә бару өчен җиңел машинасына утыра да китә. Кайда эшләсә дә, үз хезмәтен гадел, чын күңелдән намус белән башкара. "Коммунистик хезмәт ударнигы" исеменә лаек булу - җиңелләрдән генә бирелмәгәндер. Депутатлык эше дә аңа таныш, чөнки шәһәр Советы депутаты булып, янып-көеп йөргән чакларын бүген дә хәтерли. 1964 елда Татарстан Югары Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнә, 1997 елда хезмәт ветераны исеменә лаек була.
Ә соң һәрвакыт юлда, җәмәгатьчелек эшендә кайнаган кешенең балаларын кем тәрбияләгән? Бу урында Хәдичә апа сүзгә кушыла: "Әтиегезгә әйтәм, дип кенә кисәтә идем, алар өчен әти-әни сүзе беренче урында торды",- ди. "Элек Народная стройка урамында яшәдек,-дип искә ала Ядкәр абый. -Кыш көне капка төбенә бульдозер белән карны төрттереп, махсус өеп, "таш кала" уены уйнар өчен шулай ясап куя идем. Бу инде читкә китмәсеннәр, өй кырыенда уйнасыннар өчен эшләнелде",- ди. Менә бит балаларга да рәхәт, кызык, әти-әнинең дә күңеле тыныч. Тәрбия мәсьәләсендә әлеге үрнәк гаиләдән өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле. "Контроль көчле булырга, ныграк боргычларга кирәк",- ди гаилә башлыгы. Дөрес тәрбия биргәнгә хәзер балаларының игелекләрен күреп яшиләр дә. Уллары - Илдус, Наил һәм кызлары Гүзәл Казанда булса да, әти-әниләре янына еш кайтып, хәлләрен белешеп, һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Ә бер кызлары - Гөлия шәһәрдә. "Кызым, кан басымым күтәрелде дип шалтыратсам, төн уртасы дип тә тормыйча, шунда ук килеп җитә",- ди Хәдичә апа. Әтиләре моңа өстәп: "Гаиләдә медицина белемле кеше булу бик кирәк",- ди.
Бадыйковларның 14 кешедән торган бердәм гаиләсенә унбишенче кеше булып, кияүләре Илсур килеп керде. 14 ел элек менә шушы зур йортны салып керәләр. Иң шаккатырганы - кешедән эшләтмичә, үзләре, үз көчләре ярдәмендә балалары белән берлектә төзиләр. Әлеге эштә беркем дә читтә калмаган, хәтта киленнәре. Соң, киленнәре Резидә һәм Ландышны үз кызларыдай якын күреп, яраталар, ә алар үз чиратында әти-әни дип, өзелеп тора. Мин барганда бер киленнәре- Резидә балалары белән анда иде. Аларның бер-берсенә карата булган мөгамәләсенә шаккатырсың.
"Өйнең тышкы ягына гына кеше ялладык",- диләр. Эретеп ябыштыру эшләрен Ядкәр абый үзе башкара, чөнки VII сыйныфтан соң Шөгердә токарь булып эшләгән ("Армиягә китәргә повестканы бирмичә торганнар икән, җибәрәселәре килмәде", дип искә ала шул чорларны), шулай ук Хәдичә апаның әтисенә таш келәтләр салып биргән кеше, ягъни оста куллы. Аның уңганлыгы-тырышлыгы оныкларына да күчкән: Ришат уңышлы гына институтта укыса, Нурисламга әле дүрт яшь ярым гына, Ядкәр абыйның улы Наилнең гаиләсендә дүрт кыз үсеп килә: Ләйсән, Илүзә, Алсу, иң кечесе Камилә.
Тормыш иптәше дә төшеп калганнардан түгел: Түбән Чыршылы кызы ЦБПОда слесарь-электрчы булып эшләгән, кондитер фабрикасында, РАЙПОда фасовкалауда үз осталыгын сынап караган һәм аш-су остасы икәнен дә раслаган. Мәкалә башында өйгә тәмле ипи исе таралган, дип язуым юкка түгел, чөнки Хәдичә апа гомере буе колмактан ипи пешергән һәм хәзер дә пешерә. Ул изге теләкләр теләгәнгә һәм күңел җылысын биргәнгә, ипиләре телеңне йотарлык тәмле булып кабарып пешә.
... Менә Ядкәр абый моңлы итеп гармунда сыздыра. "Хәдичәмнең күңелен юатам дип, гармун алам", ди ул. Бакчада үскән җиләкләр, яшелчәләр - аның кул җимешләре. Әле ул өстәвенә яңадан-яңа сортлар үстереп, төрлечә сынап карый икән. Киленнәре Резидә: "Безнең әти -мичуринчы",-ди. 40 ел хезмәт стажы булган кеше моны "эһ" тә итмичә башкара. Сүз уңаеннан, Ядкәр абый шушы көннәрдә 80 яшьлеген каршыларга җыена. Аңа нык исәнлек, шатлыклы көннәр, Хәдичә апа белән тигезлектә, тынычлыкта яшәүләрен телибез.
Теги: Юбилей
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 май 2018 - 14:37
    Бәйге - ат чабышлары
  • 21 май 2018 - 14:27
    Яңалыклар
  • "Безнең гаилә" конкурсы катнашучылары
    2000 кеше тавыш бирде
  • Лениногорскида Җиңү көне, 2018
  • Җирле үзидарәләр көне, Лениногорск-2018
Ночной режим