ҖӘМГЫЯТЬ
Хәния Фәрхи гаиләсендә өч көн рәттән бәйрәм
31 май көнне Хәния Фәрхинең кызы Алия өченчегә әни булды. 10 яшьлек Əминә белән 3 яшьлек Ясминәнең энесе туды! 3800 граммлык баһадир сабый Казан бәби табу йортларының берсендә туган.
"Үзем малай таба алмаган идем, кызым безне уллы итте", - дип сөенә дәү әни.
- Əле дә оныгым туганга ышанып бетә...
31 май көнне Хәния Фәрхинең кызы Алия өченчегә әни булды. 10 яшьлек Əминә белән 3 яшьлек Ясминәнең энесе туды! 3800 граммлык баһадир сабый Казан бәби табу йортларының берсендә туган.
"Үзем малай таба алмаган идем, кызым безне уллы итте", - дип сөенә дәү әни.
- Əле дә оныгым туганга ышанып бетә алмыйм. Бәхетнең бәхете бит бу! Уйлап кына карагыз әле, өч оныгым бар!
Башта минем туган көндә, 30 июньдә, туар дигән идек, ашыкмады... Аннары, 1 июнь - Габделхәнең туган көне, ул көнне туар дип көттек. Ə ул 31е туды һәм хәзер бездә 3 көн рәттән бәйрәм!
Изге Рамазан аенда тугач, Рамазан исемен куштырачакбыз. Матур мөселман исеме. Балакайларыбыз исән-сау гына булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев