Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Җиңү диктанты» нда ничек катнашырга була?

«Тарихи хәтер» федераль проекты кысаларында 2022 елның 3 сентябрендә Татарстан Республикасының шәһәр һәм муниципаль районнарында диктант язачаклар.

“Җиңү Диктанты” Бөек Ватан  сугышы вакыйгаларына багышлана.  

Диктант үткәрү вакыты: 2022 елның 3 сентябрендә 12.00 дән 15.20 сәгатькә кадәр.

"Җиңү диктанты" - тарихи вакыйгаларны хәтерләргә, үз көчеңне сынап карарга һәм үткән сугыш еллары һәм аның геройлары турында яңа мәгълүмат алырга мөмкинлек бирүче чараларның берсе.

«Җиңү диктанты» нда ничек катнашырга була?

Әлеге акциядә онлайн форматта да катнашырга була. Тулырак ссылка аша кереп таныша аласыз: https://диктантпобеды.рф/

Диктант, тест биремнәре ярдәмендә 25 сорауны үз эченә алган. Аңа 45 минут дәвамында җавап бирергә кирәк.

Онлайн тест үтәргә телисез икән, ул сайтта акция башлану белән бер үк вакытта 3 сентябрь көнне Мәскәү вакыты белән 14.00 сәгатьтә барлыкка киләчәк.

Акциядә катнашу һәм читтән торып катнашу өчен дә  https://диктантпобеды.рф/ официаль сайтына кереп теркәлергә кирәк.

Турыдан-туры катнашырга уйладыгыз икән, 3 сентябрь көнне яшәгән урыныгыз буенча уңайлы торак пунктка килергә һәм диктант язарга була. Диктант нәтиҗәләре 2022 ел ахырында билгеле булачак.

Онлайн режимда катнашу өчен, шулай ук, теркәлергә һәм тест үтәргә  заявка бирергә. Моны алдан яисә 3 сентябрь көнне дә эшләргә мөмкин. Онлайн режимда язылган диктант нәтиҗәсе шунда ук, катнашучының шәхси кабинетында билгеле була.

Катнашучыларны теркәү 3 сентябрь көнне 14:00 сәгатькә кадәр барачак.

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X