Заман сулышы

Иң хөрмәтле кеше кем?

Әни дип эндәшмәгән кеше бар микән дөньяда? Һәркем бу сүзне әйтеп үсә, әйтеп яши. Ана кеше өчен баласының әни дип эндәшүеннән дә җылырак, татлырак, баллырак, йомшаграк сүз бар микән? Әлбәттә, юк! Бала бу сүзне нинди хисләр белән генә әйтсә дә, әни өчен алар барыбер бик якын. Ни аяныч, әниләренең мәхәббәтен...

Әни дип эндәшмәгән кеше бар микән дөньяда? Һәркем бу сүзне әйтеп үсә, әйтеп яши. Ана кеше өчен баласының әни дип эндәшүеннән дә җылырак, татлырак, баллырак, йомшаграк сүз бар микән? Әлбәттә, юк! Бала бу сүзне нинди хисләр белән генә әйтсә дә, әни өчен алар барыбер бик якын. Ни аяныч, әниләренең мәхәббәтен аңлап яши торган балалар әзәйгәннән-әзәя бара.


Кадерле укучым! Нинди яшьтә булсаң да, синең әниең бар. Ул исән-сау, яисә ахирәткә күчкән. Үз-үзеңә сорау бир: мин әниемне куандыра алдыммы? Нинди җылы сүзләр ишетте ул миннән? Кайсы гамәлем әниемә кыенлык китерде? Шушы сорауларга җавап тапканнан соң, үз-үзеңә бәя бир. Әгәр дә бәяң югары булса, аны сакларга тырыш. Әгәр дә әниеңә карата мөнәсәбәтең күңелеңә тынычлык китерә торган булмаса, төзәлергә тырыш! Һәркемгә бирелгән гомер бик кыска бит, сизелми үтә дә китә. Сиңа бирелгән гомернең сәбәпчесе әниең икәнен онытма! Ул сине төннәрен йокламыйча үстергән, балам ач булмасын дип, төрле-төрле ризыклар пешереп ашаткан. Ачуың чыгып аңа тавыш күтәргән вакытта да, ул күңелендә барыбер сиңа йомшак булып кала. Сиңа гомер, яшәргә мөмкинчелек биргән Раббыбыз Аллаһ әти-әнигә карата Коръәндә түбәндәге сүзләр әйтә: "Аллаһка итагатьле бул (кушканнарын үтә) һәм аңа беркемне дә тиңләмә (аның белән беркемне дә чагыштыра күрмә) һәм әти-әниеңә игелекле бул". Бу аятьнең мәгънәсе шулдыр: һәркем Раббысы кушканнарын үтәп, әти-әнисен куандырып яшәгәндә генә бәхетле булыр. Әгәр дә Аллаһка каршы килсә, яисә әти-әнисенә авырлык китерсә, ул кешенең тормышы җимерелер, бәхетсез булыр. Ахирәт тормышы да аңа тынычлык китермәс. Шуңа күрә һәрбер кеше өстендә булган ике бурычны төгәл үтәргә тиеш.
Ни аяныч, әниләрнең бик азы гына баласыннан игелек күрә. Елдан-ел бу хәл артканнан - арта бара. Кеше гаиләсенә игътибар иткәндә, әлеге күренеш һәрберебезгә аерым ачык сизелә. Тик без, иң беренче чиратта, әниебезгә булган мөнәсәбәт турында кайгыртырга тиеш. Чөнки үзебезнең җитешсезлекләребез дә бик күп. Көннәрдән бер көнне пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа сәлам булсын) янына бер егет килде һәм сорау бирде: «Әниемне җилкәмә утыртып Кәгъбәтуллаһ тирәли җиде мәртәбә әйләндердем. Мин аның хакын үти алдыммы?» Пәйгамбәребез җавап бирде: «Сине тапкан вакытта ул кичергән авырлыкның бер генә өлешен дә үти алмадың». Хаҗ кылганда, Кәгъбәтуллаһ тирәли миллион хаҗи белән бергә әйләнү сәламәт кешегә дә бик авыр, әнисен үз өстенә утыртып әйләндерү тагын да авыррак. Бу гамәл дә ана хакын тулаем каплый алмый. Пәйгамбәребез юкка гына әйтмәгән: «Җәннәт юлы әниләрегезнең аяк астындадыр». Ягъни әниеңә итагатьле, миһербанлы, йомшак, гадел, сөйкемле, киң күңелле булганда гына җәннәткә эләгеп була.
Пәйгамбәребезгә сорау бирелә: «Иң югары хөрмәткә кайсы кеше лаеклы?» Мөхәммәд (аңа сәлам булсын) «әниең» дип, җавап кайтара. Сәхабә сорауны тагын бирә. Җавабы нәкъ шундый булып кайта. Сорау өченче тапкыр бирелә. Анысына да шул ук җавап кайта, сәхабә дүртенче тапкыр сорауны кабатлагач кына, пәйгамбәребез «әтиең», ди. Әлбәттә, бала әти-әнине тигез хөрмәт итәргә тиеш. Ләкин ана хакы ата хакыннан өч мәртәбә өстенрәктер. Дөньяга безне әни тудыра бит. Төннәрен йокламыйча, безне әни ашата, еламасын дип юата. Бала өчен әни җанын да, тәнен дә фида кылырга риза. Тик бала анасына карата күпчелек очракта дорфа. Аны җәберли, тавыш күтәреп аның җанын әрнетә. Ә әни барыбер әни булып кала. Әни кеше үз баласын барыбер өзелеп-өзелеп ярата.
Газиз дин кардәшем! Әниең исән икән, кайчан соңгы тапкыр аның хәлен белдең, кайчан соңгы тапкыр аңа җылы сүз әйттең, кайчан соңгы тапкыр янына кайтып эшләрендә ярдәм иттең, кайчан соңгы тапкыр аның белән янәшәдә төн үткәрдең, кайчан соңгы тапкыр аңа күчтәнәчләр китердең?! Җәннәт ачкычы синең яныңда булганда, аның күңелен күр. Гомер бик кыска бит! Инде әниең ахирәткә күчкән булса, аны догаларыңда искә ал. Елында гына түгел, һәр көнне искә ал. Аның исеменнән изгелек кыл. Намаз укы, ураза тот, хаҗга бар. Әниеңнең күңелен күр.
Теги: ђни
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: