Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иң куркынычы – законлы хатын булу

Моны ирле булып та, иренең барлыгын тоймаган мескен хатын, я берәрсенең матур сөяркәсен үзенеке итә алмаган юньсез ир әйткәндер инде.

Уналты ел инде минем сөяркә булуыма. Яратканым хатыны белән яшәгәнгә ике ел гына үткән иде без танышканда. Мин аерылган инем, улым кече яшьтә ул чакта. Әммә башка кияүгә чыгарга уйламадым. Чөнки баламның атасы үтә саран һәм вакчыл кеше булды.

Яратканым белән кесә телефоны сайлаганда таныштык. Ул минем номерымны шунда ук язып алды. Һәм башланды! Баш әйләндергеч күңел халәте! Күтәреп кенә йөртә мине! Кызгана, әммә күрсәтмәскә тырыша. Минем барлык теләгемне шунда ук үти. Шушы еллар эчендә ул мине үзенең хатыны итәргә маташмаган дисезме? Әллә ничә тапкыр! Елап-ялынып тезләнүләре күп булды. “Кайтасым килми, яныңда калдыр мине!" - дип ялынды.

Тик мин генә риза булмадым. Чөнки миңә болай да рәхәт, ә ризалашсам, бу әкияти мәхәббәтебез йорт мәшәкатьләре арасында юкка чыгар иде. Беренче никахтан туган балам күптән аерым яши. Аның барысы да бар. Хәтта оныгым да үсеп килә. Ә хәзер мин үзем өчен генә яшим. Һәм яратканымны акча һәм сәламәтлек өчен тотам.

Ул мине беркайчан да таушалган, яки бизәнмәгән килеш күргәне юк. Уйлап карасаң, хатыны миннән алты яшькә кече, ә миннән кимендә ун яшкә олы кебек күренә. Ул иренең минем белән очрашканын белә. Беренче вакытта эш урыныма килеп җәнҗал куптарды, ә мин эштән киттем дә бардым. Хәзер ире мине тулысынча карый, ә ул бер сүз дәшми. Шуңа карамастан, иренә өч бала тапкан булды! Нәрсәгә?! Яратмый бит ире аны. Юк, дустына "балалар хакына ул минем белән яшәячәк", дип әйткән. Кирәкме икән аңа балалар өчен генә яшәгән ир! Минем эш урыныма килеп йөрмәсә, үзенә акча күбрәк эләгер иде.

Әле яратканым сатып алган путевка белән Абхазиядә йөреп кайттым. Бер атна эчендә мескен ир мине көнләп үлә язды. Ә мин туйганчы йоклап, рәхәтләнеп диңгез суында коенып, кызынып кайтып төштем. Урамда ул бичара хатын очрады. Ник правага укымагандыр, машина алса була бит инде. Юк, ике зур пакет тотып, бөкрәеп чак китеп бара. Шул чаклы үзеңне яратмаска мөмкинме соң?! Мин аны хәтта жәлләп куйдым. Чөнки яратканым миңа машинамны яңартырга ярдәм итте, аны карау, бензин салу да аның иңенә салынган.

Әллә ниләр дип мине яманламагыз, ә сөяркәләр бәхетлерәк бит хатыннардан, бәхетлерәк! Яратканнарыбыз безнең өчен бәйрәмнәр оештыра, акчасын да кызганмый. Ә хәләл хатыннар йөри һәр тиен акчасын санап, шул иргә ярыйм дип, җитмәсә. Минем кәефем булмаса, ирнең дә кәефе юк. Өендәгеләрнең дә кәефе булмаячак. Чөнки миннән назлану-сөелү алмаса – ул газаплана. Димәк, мөхәббәттә иң куркынычы – законлы хатын булу. Бу чыннан да шулай бит!
Амелия.

...Укып чыктым да, телсез калдым. Ә сез ни диярсез моңа?

Автор:Резида Валитова

https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-08-12/i-kurkynychy-zakonly-hatyn-bulu-2907366

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X