«Россия почтасы» Яр Чаллыга нигез салынуга 400 ел тулуга багышланган яңа истәлекле марка тәкъдим итте.
Марканың сәнгатьчә башкарылуы хәзерге шәһәрнең йөзен чагылдыра. Анда автошәһәрнең төп символлары: шәһәр гербы, «Ватан-Ана» монументы, заманча бизнес-үзәк һәм Чулман елгасы белән яр буена панорама күренеше гармонияле рәвештә үрелеп бара.
Марканың номиналы 50 сум тәшкил итә, ә гомуми тираж – 58 500 данә . Яр Чаллы почта бүлекчәләренә марка 1 февральдән соң киләчәк.
Шәһәр тарихы музее сайтындагы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыга 1626 елда Алабуга крестьяннары нигез салган. 400 ел эчендә зур булмаган Чаллы бистәсеннән ярты миллионлы шәһәргә әверелгән.
Нет комментариев