Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Игътибар! Узып китү тыела

Республика буенча, агымдагы елның 7 ае эчендә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як юлга чыгудан 195 юл-транспорт һәлакәте булган. Авариядә һәлак булучы һәр өченче кешенең гомере, нәкъ менә шушы сәбәп аркасында өзелгән.

Юлда йөрү кагыйдәләрен тупас бозып, каршы яктан килүче транспорт белән бәрелешү аркасында 63 кешенең гомере киселгән, 317 кеше яраланган.

Административ хокук бозуларны профилактикалау һәм булдырмау максатларында, 18 нче августтан 24 нче  августка кадәр, каршы як полосага чыгу белән бәйле, “Встречная полоса” профилактик чарасы үткәрелә.
Россия Федерациясенең Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, алда барган транспорт чарасын узып китү өчен, руль артында утыручы, каршы як полосаның тиешле дәрәҗәдә куркынычсыз, ирекле хәрәкәт итү өчен ара җитәрлек  булуына инанырга тиеш. “Узып китү тыела” билгесе,  юлда тоташ тоташ линия булганда, шулай ук  күтәрелешләр, куркыныч борылышлар, күреме чикле булган участоклар булган юлларда – узып китү тыела.
“Әлеге таләпләрне бозган очракта, машина йөртүчегә биш мең сум күләмендә штраф салына,  яисә ул дүрт айдан – алдты айга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә. Мондый административ хокук бозу кабатланган очракта, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү бер елга кадәр җитә.  Хокук бозу очрагы, инде моңа кадәр шундый ук гаеп өчен административ  җаваплылыкка  тартылган, яисә  транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән, яки җинаять җаваплылыгына тартылган зат тарафыннан кылынган булса,әлеге гамәл өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы белән яный,” –дип,  басым ясап үтте Лениногорск ЮХИДИ бүлеге башлыгы Айдар Хаҗиев. 
Лениногорск юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе, руль артында утыручыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгы һәм юлда йөргәндә бик игътибарлы булырга кирәклеген искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X