Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Ихлас»та – мөфти

2012 ел - Татарстанда тарихи һәм мәдәни мирасны саклау елы, дип игълан ителде. Шуның кысаларында республика Диния Нәзарәте Татарстанда 2012 елны - Коръән елы дип билгеләде. Бу очраклы түгел, чөнки нәкъ менә быел - Коръәннең беренче тапкыр типографик ысул белән китап булып басылуына 225 ел. Шул уңайдан, республика мөселманнары Диния...

2012 ел - Татарстанда тарихи һәм мәдәни мирасны саклау елы, дип игълан ителде. Шуның кысаларында республика Диния Нәзарәте Татарстанда 2012 елны - Коръән елы дип билгеләде. Бу очраклы түгел, чөнки нәкъ менә быел - Коръәннең беренче тапкыр типографик ысул белән китап булып басылуына 225 ел. Шул уңайдан, республика мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Илдус Фәизов муниципаль районнарга сәфәргә чыкты. Шундый очрашуларның берсе шәһәребезнең "Ихлас" мәчетендә узды.

Очрашуның бер сәбәбе Коръән елына бәйле булса, икенчесе - Мәүлед бәйрәме башлану. Әлеге бәйрәм пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең туган көне уңаеннан үткәрелә.
Очрашуны Илдус Фәизов тирән эчтәлекле вәгазь белән тулыландырды:
-Аллаһының рәхмәте белән безгә очрашырга насыйп булды. Мәүлед ае - мөселманнар өчен бәрәкәтле, мөбарәк ай. Әлеге бәйрәмдә укыган догалар өчен Ходай Тәгалә безгә игелек, бәрәкәт иңдерә, авыруларга шифасын бирә. Аллага шөкер, бүгенге көндә халыкта Раббыбыз сөннәтенә мәхәббәт бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтте: "Кем дә кем минем сөннәтемне сөйде, ул мине сөйгән дәрәҗәдә була".
Хәзерге вакытта югалган гореф-гадәтләрне, дини бәйрәмнәрне кире кайтару процессы бара. Аллаһының рәхмәте киң, халык җыелышып, Мәүледтә, салават-шәрифләре укый, аш үткәрә. Раббыбыз әйтте: "Әгәр дә бәндә миңа таба юнәлсә, мин аңа таба барам, бер адым атласа - мин ун адым ясармын, атлап кына килсә - мин каршысына чабып килермен", - дигән.
Хәтерләсәгез, татар халкы 500 ел буе үз милләтен сакларга тырышып, сабыр итеп яшәгән, муллаларга ышанган. Алар халык өчен табиб та, җитәкче дә, кайгыда - юатучы, шатлык уртаклашучы да булган. Чөнки алар Коръәнгә ышанган, табынган һәм дингә мәхәббәт тоткан. Ул вакытларда кая гына җыелсалар да, кайда гына булсалар да бер мәхәллә булып, оешып яшәгәннәр. Бүгенге көндә дә мәхәллә булып яшәүче авыллар бар. Әйтик, Самарадагы Гали авылы.
Яшь чакны хәтерлим: күршегә печән өешергә яки утын төяшергә барыбыз да керә идек. Бергә укмашып, бербөтен булып яши торган идек. Динне бетерү сәясәте башлангач, күпме мәчет юк ителде. Бары тик сокланырлык Болгар хәрабәләре генә калды. Тик халкыбыз моңа бирешмәде, өйгә тупса белән манара беркетеп куеп, үз динен тотуны дәвам итте. Патша авылларны тикшерергә чыккач, тупсаны алып, манараны төшереп саклап калалар. Шундый хәйлә белән булса да халык үз динебезне, милләтебезне сакларга омтыла. Ходай: "Сөйгәнемә күп сынаулар бирермен", дигән. Безнең бабаларыбыз сынауларга түзде, бирешмәде. Өлкән буын хәтерлидер, әбиләребез черек бәрәңге ашаганда: "Аллага шөкер, тукландык. Балаларыбызга сый-нигъмәтне мул бир, бәрәкәт бир", дип дога кыла иде. Һәм, әйтергә кирәк, Ходай Тәгалә ялваруларны ишетте. Бүгенге көндә җәннәт ризыкларына тиң ризык ашыйбыз, җәннәт дәрәҗәсендәге урында яшибез. Ходайга шөкер, шөкерана кыла беләбез.
Үзеңне көзгедән карап матурлаган кебек, төзәтә дә белергә кирәк шул. Ходай биргән нигъмәтнең кадерен белмәгәнгә, сабыр итмәгәнгә Ходай сынау арты сынау җибәрә... Менә сезгә тагын бер мисал: Муамар Каддафины динсез, диделәр. Алай димәс идем, дин тоткан кеше иде ул.
Бары тик иман китереп яшәгән кешегә генә җәннәт насыйп булыр, диелә. Дога - гыйбадәт кылу, ул - әхлак билгесе дә. Елына бер салават белән Ходайга мөрәҗәгать итүдән тартынмаска кирәк.
Интернет, телевизордан авыз ачып бөтен пычраклыкны карыйбыз. Ә Мәүлед аена җыелып дога кылу гөнаһмы?- дип тәмамлады вәгазен мөфти.
Татарстан Президентының дини оешмалар белән эшләү идарәсе җитәкчесе Марат Гатин, үз чиратында имамнарны Мәүлед бәйрәме белән тәбрикләп, җылы теләкләрен җиткерде. Очрашуны тәмам итеп Илдус Фәизов барысын да намазга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мљфти