Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ике лениногорскилы урлауга барган өчен хөкем ителде

Лениногорскиның ике ир-атын урлауга барган өчен хөкем иттеләр.

Аларның берсенә 40, икенчесенә 39 яшь. Икесе дә элек хөкем ителгәннәр. 
Спиртлы эчемлек кулланганнан соң, Ленинград урамындагы әйберләр кибетен “басарга” уйлыйлар. Бу хәл узган елның декабрендә була.

Алар кибет тәрәзәсен ватып, анда булган әйберләрне алып пакетка тутыра һәм качып китә.
Икенче көнне иртән кибет хуҗасы килеп, кибетнең тәрәзәсе ачык булуын күреп ала. Полициягә хәбәр итә. Кибеттән 8 мең сумга якын товар югалуы ачыклана. 

Тикшерү барышында шикләнелүчеләр дә табыла. Аларның берсе хөкем ителүе гамәлдән чыгарылмаган ир-ат булып чыга, аны сак астына алалар. Икенче ир-атка чит җиргә чыгып китмәскә дигән кисәтү ясыйлар.  

Урланган әйберләр гаепләнүчеләрнең берсенең фатирыннан табып алына һәм кибет хуҗасына кайтарыла. 

Суд бер гаепләнүчене 1 ел да 8 айга, икенчесен 1 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итә. 

Фото: Лениногорск-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев