Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ил башлыгы туган көнен якыннары белән уздыра

Бүген, 7 октябрьдә, Россия Президенты Владимир Путин 64 яшьлек туган көнен билгеләп үтә. Ил башлыгы гомер бәйрәмен якыннары, туганнары һәм дуслары белән билгеләп үтә, дип хәбәр итте Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Аның сүзләренчә, Президентның бу көнгә ниндидер рәсми чараларда катнашуы каралмаган. "Сүз дә юк, халыкара дәрәҗәдәге шалтыратулар, котлаулар булачак,...

Бүген, 7 октябрьдә, Россия Президенты Владимир Путин 64 яшьлек туган көнен билгеләп үтә.

Ил башлыгы гомер бәйрәмен якыннары, туганнары һәм дуслары белән билгеләп үтә, дип хәбәр итте Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Аның сүзләренчә, Президентның бу көнгә ниндидер рәсми чараларда катнашуы каралмаган.

"Сүз дә юк, халыкара дәрәҗәдәге шалтыратулар, котлаулар булачак, - дигән Дмитрий Песков. - Шуңа да нинди дә булса субстантив мәсьәләләр дә хәл ителергә мөмкин".

Исегездә булса, узган ел Владимир Путин туган көнендә Сочида танылган спортчы, сәясәтче, бизнес вәкилләре һәм Төнге хоккей лигасында катнашучылар белән гала-матчта катнашкан иде. Ә 2014 елда, аңа кадәр туган көнендә һәрвакыт эшләүне хуп күргән Владимир Путин беренче тапкыр ял алып, тайгада гомер бәйрәмен билгеләп үткәнен дә истә калдырдык.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев