Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илфак Шиһаповның узып барышлый ишеткән-күргәннәре

«Нурмы» Шәһәр автобусы. Иң артта яхшы гына «капкан» ике ир утырган. Икесенең дә мондый халәттә бүген генә булмаулары бер карауда чамалана: күзләр кысылган, йөзләр таушалган. Берсе кызып-кызып икенчесен сүгә: - Менә син, Гамир, нурмыны белмисең. Бер эчә башласаң, дивана кебек, бер ай эчәсең. Ә мин бер атна и бетте китте......

«Нурмы»
Шәһәр автобусы. Иң артта яхшы гына «капкан» ике ир утырган. Икесенең дә мондый халәттә бүген генә булмаулары бер карауда чамалана: күзләр кысылган, йөзләр таушалган.
Берсе кызып-кызып икенчесен сүгә:
- Менә син, Гамир, нурмыны белмисең. Бер эчә башласаң, дивана кебек, бер ай эчәсең. Ә мин бер атна и бетте китте...
... Һәркемнең «нурмы» турында үз төшенчәсе шул...
«Бабушка, здравствуй»
Бер әби үзенең телевизорын ничек урлаганнарын сөйли:
-Утырам шулай подъезд янындагы эскәмиядә, кем керә, кем чыга, дигәндәй, шуны карап. Килеп туктады бер җиңел машина. Машинадан таныш түгел ике-өч егет төштеләр дә, ягымлы гына итеп: «Бабушка, здравствуй», -дип исәнләшеп, безнең подъездга кереп киттеләр. Минәйтәм, берәрсенең туганнары-фәлән, күрәсең. Бераздан чыктылар болар. Берсе нәкъ минеке төсле телевизор күтәргән. Ремонтка-мазар алып баралардыр дим. Ипләп кенә машиналарына утырдылар да китеп тә бардылар. Бераздан керсә-әм... Фатир ишеге ачык, телевизор юк. Менә сиңа «бабушка, здравствуй» булды.
Кичен каравылдан кайткач, картым «миңгерәү тәре» дип сүкте. Нишлисең, гомер буе шулай әрләде инде ул мине...
Илфак ШИҺАПОВ
http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев