Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Имам югалуның яңа версиясе карала

Татарстанда имам-хатыйб Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гражданының билгесез юкка чыгуы сәбәбенең бер версиясе буларак аларның мәчетләр төзү өчен чит илләрдән килгән зур күләмдә акчаны бүлү процессына җәлеп ителгән булуы карала. Искәртеп үтик: алар үзләренең "Toyota Corolla" автомобилендә 7 февраль көнне Мордовия башкаласы Саранскидан Казанга сәфәр чыккан. Кайтуышлый,...

Татарстанда имам-хатыйб Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гражданының билгесез юкка чыгуы сәбәбенең бер версиясе буларак аларның мәчетләр төзү өчен чит илләрдән килгән зур күләмдә акчаны бүлү процессына җәлеп ителгән булуы карала.
Искәртеп үтик: алар үзләренең "Toyota Corolla" автомобилендә 7 февраль көнне Мордовия башкаласы Саранскидан Казанга сәфәр чыккан. Кайтуышлый, Буа районы Иске Суыксу (Старые Студенцы) авылы мәчетенә өйлә намазына кергән, аннары Буа шәһәренә таба юл алган. Икенче көнне "Toyota Corolla" Буада табылган, ә ирләр турында бернинди мәгълүмат юк.
Тикшерү һәм оператив хезмәтләр бу җинаятьне кылуга катнашы булырга мөмкин затларның кайдалыгын билгеләүгә, шулай ук бу хәлнең нечкәлекләрен ачыклауга юнәлтелгән тикшерү гамәлләре һәм оператив-эзләү чаралары үткәрә.
Барлык версияләр, шул исәптән эзләнүчеләрнең мәчетләр төзү өчен чит илләрдән килгән зур күләмдә акчаны бүлү процессына җәлеп ителгән булуы карала. Җинаять эшен ачу Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчелеге аерым контроленда, диелә әлеге идарә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Чыганак:http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/03/04/118833/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X