Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һинд күрәзәчесе алдагы елга фараз ясады

Абигья Ананд дөньяда 2023 елның апреленә нинди үзгәрешләр булачагын фаразлады. Безгә инде ниләр көтәргә?

Һинд күрәзәчесе Абигья Ананд киләчәкне төгәл билгеләргә ярдәм итә торган гаҗәеп сәләте белән бөтен дөньяга билгеле. Мәсәлән, Ананд коронавирус пандемиясенең башланачагын бер ел алдан хәбәр итә.


Хәзер экстрасенс безнең планета өчен янә бераз күңелле булмаган вакыт киләчәген фаразлый. Ул ышандыруынча, Кояш системасындагы планеталар шундый итеп корылган, Җиргә чираттагы күңелсезлекләрне көтәргә кирәк.


Эшләрнең мондый торышы ул күрсәткән чорны үзгәртергә, шулай ук бөтен кешелек цивилизациясенә алдагы 20 елга йогынты ясарга сәләтле.


Индус сөйләвенчә, 2023 елга дөньяда хәл начарланырга мөмкин, шуңа кешеләргә үзләре белән гармониядә калу өчен рухи яктан үсәргә, шулай ук үз-үзеңне камилләштерү өчен яңа юллар табарга кирәк булачак.


Әлбәттә, үткәндәге вакыйгаларны үзгәртеп булмаячак, ләкин тонуста калырга һәм әйләнә-тирәдәге хаостан рух ныклыгын югалтмау мөмкин булачак.
Менә шулай...

https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2022-07-07/ind-k-r-z-chese-aldagy-elga-faraz-yasady-2865990

https://esoreiter.ru/news/0722/indijskij-prorok-abigya-anand-rasskazal-kakie-izmeneniya-zhdut-mir-v-2023-godu.html фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X