Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иңнәрендә – мәктәп язмышы

Күпләр аңа ачык йөз белән, хөрмәтләп, әтисенең исемен телгә алып исәнләшә. Район һәм шәһәр халкы, спорт сөючеләр милли бәйрәмебез Сабан туеның йөзек кашы - татарча көрәшнең алыштыргысыз хөкемдары икәнлеген белә. Бик күпләр аны хаклы рәвештә укытучылар укытучысы итеп таный, язмышын яшь буынны олы юлга чыгаруга багышлаганнар остаз дип атый. Әйе,...

Күпләр аңа ачык йөз белән, хөрмәтләп, әтисенең исемен телгә алып исәнләшә. Район һәм шәһәр халкы, спорт сөючеләр милли бәйрәмебез Сабан туеның йөзек кашы - татарча көрәшнең алыштыргысыз хөкемдары икәнлеген белә. Бик күпләр аны хаклы рәвештә укытучылар укытучысы итеп таный, язмышын яшь буынны олы юлга чыгаруга багышлаганнар остаз дип атый. Әйе, әлеге язмада сүз яңа өметләр төяп килгән Яңа - 2012 елның 10 гыйнварында алтмышынчы кышын каршы алырга әзерләнгән Лениногорск Мәгариф идарәсе башлыгы Рафик Хәмбәл улы Хәмидуллин турында.
Тумышы белән күршебез - динле, иманлы Чирмешән районының Урманасты Үтәмешеннән ул. Хәмбәл абзый белән Наилә апа 5 бала - дүрт тупырдап торган малай һәм бер кызны күз карасыдай җил-яңгыр тидерми, үстерәләр. Авылда сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, 1969 елда Иске Үтәмештә X-XI сыйныфларда белем нигезләрен үзләштереп, кулга аттестат ала. Яшүсмернең уенда армый-талмый белем үрләрен яулау була, ләкин башта нефтьче-оператор хезмәтен башкара. Шул ук 1969 елны имтиханнарны әйбәт билгеләренә тапшырып, Нефть институтына аяк баса. Студентлык озакка бармый - армиягә чакыралар.
Ишле гаиләдә үсеп, тал бишектән төшеп тәпи атлый башлаганнан бирле хәләл тир тамызырга күнеккән авыл малае солдатта да сынатмый. Алты айлык кече командирлар, ягъни сержантлар әзерли торган мәктәптән соң Забайкальеда урнашкан хәрби частьта чыныгу алып, ике ел эчендә старшина дәрәҗәсенә күтәрелә. Моннан тыш, карап торышка да пөхтә киенгән, калку буйлы, киң җилкәле, нурлы карашлы старшинаның зыялылыгы, белемгә омтылышы офицерлар игътибарыннан читтә калмый - ел ярым сәяси белгечләр әзерли торган үзәктә белем ала һәм частьнең комсомол секретаре вазифасын үти башлый.
Исән-имин ике кыш, ике язны калдырып туган саласына кайткач, солдат киемнәрен истәлеккә дип элгечкә элеп куйгач, исәбе комсомол эшен дәвам итү була. Тик Чирмешән районы Мәгариф бүлеге Рафик Хәмидуллинны Иске Үтәмеш урта мәктәбенә физика-математика укытучысы итеп чакыра. Классик язучыбыз Галимҗан Ибраһимовның "Кызыл чәчәкләр" әсәрендәге "Без түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдек!" - дигән мәгълүм сүзләре безнең язма героен да истә тотып язылган төсле. Читтән торып КДПИның биология-география мөгаллимнәре әзерли торган бүлеген тәмамлый. Гади укытучыдан башлап мәктәп директоры урынбасары биеклегенә күтәрелү кебек баскычларны үтә ул.
1982 елдан Рафик Хәмбәл улының язмышы Лениногорск ягы - Шөгер төбәге белән бәйле. 1982-1988 елларда Ивановка урта мәктәбе директоры. Әлеге белем учагының матди базасын ныгыту, белем-тәрбия сыйфатын күтәрү белән шөгыльләнә. Ә инде 1989 елның гыйнварыннан бүгенге көнгә кадәр - Лениногорск Мәгариф идарәсе башлыгы.
Илдә мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр, яңалыклар ул Мәгариф идарәсе камытын кигәч башланды, бугай инде. Аның белән корган әңгәмәнең сөземтәсен газет укучыларга да тәкъдим итмәкче булам. Безнең Лениногорск җирлегенә оптимальләштерү процессы табигый рәвештә килеп керде. Тик дөрес аңлагыз, бу - экономия эзләү дигән сүз түгел. Шәһәр һәм районда барлык уку-укыту биналары да заманча таләпләргә җавап бирерлек. Һәр авылда диярлек менә дигән уку йортлары бар. Аларның һәрберсе 200-300 балага исәпләп корылган, җиһазланган. Ә безнең күпчелек төп һәм урта мәктәпләрдә, Тимәш һәм берләштерелгән Шөгер мәктәбеннән кала, 50-60 укучы белем ала. Хәзер укытучыга тулы хезмәт хакы түләр өчен бер класста 14 бала булу тиешле. Димәк, төп уку йортында, кимендә 120, ә урта белем бирү учагында 150-160 шәкерт парта артында утырырга тиеш. Бала саны азлыгына карамастан, зур мәктәпне тулысынча җылытмау мөмкин түгел. Мәктәпләрне берләштерү, иң беренче чиратта, иртәгә ил белән идарә итәчәк яшь буынның мәнфәгатен күз уңында тотып гамәлгә ашырыла. Белем сыйфатын күтәрү, Интернет челтәрен тыгызрак файдалану, югары категорияле мөгаллимнәр ярдәмендә белемле, киләчәген ачык күзаллаган, ике телне һәм кимендә бер чит телне камил белгән, югары интеллектка ия кешелекле шәкертләр тәрбияләү төп бурычыбыз. Аннары БДИ белемле укучыга җаны теләгән, омтылган югары уку йортына ишекләрне ача. Чыгарылыш сыйныф укучысы алган югары балл мөгаллименең уку-укытуга мөнәсәбәтен ачыклый. Башлангыч сыйныфтан башлап, һөнәри ориентация дә сыйныфтан-сыйныфка максатчан оештырылырга, IX сыйныфны тәмамлаганда яшүсмер кем буласын, кая барасын ачык белергә тиеш. Бүгенге көндә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән 14 автобус төрле авыллардан 336 баланы тиешле вакытында килеп алып китереп куя. Автобустан файдаланган укучылар дәрестән тыш узган тәрбия чараларының барысына да катнаша алмый. Киләчәктә бу борчуны уңай хәл итү буенча да эш алып барыла. Кыскасы, без, мәсьәләнең җитдилеген аңлап, төбәгебездәге мәктәпләрне саклап калу ягында...
Гаилә тормышына килгәндә, пар канатлы мөгаллимнәр - Рафик һәм Асияләр ике малай - Айдар, Айратны кечкенәдән максатчан, кече күңелле, белемгә омтылган, хезмәт сөючән итеп үстерделәр. "Татар монтаж-көйләү идарәсе"ндә әйдәп баручы инженер Айдар да, баштарак Казанда банк системасында көч сынап карап, стоматология тармагына караган шәхси эшмәкәрлек башлап җибәргән Айрат та үз гаиләләрен корып, әти-әниләрен куандырып яшиләр.
Рафик Хәмбәл улы - 20 елдан артык район һәм шәһәр Сабан туеның татарча көрәш буенча алыштыргысыз хөкемдары. Әйе, аның көр тавышы батырларны мәйданга чыгара, оста бил алышканнарны хуплый, милли көрәшне үстерергә чакыра. Соңгы елларда милли көрәшнең үсешендә Рафик әфәнденең дә саллы өлеше бар, дип саныйм. Авыр, ныклы сәламәтлек, сабырлык, зыялылык таләп итә торган вазифасын намус белән үткәнлеген исәпкә алып, хаклы рәвештә бәяләп, Рафик Хәмбәл улы "Россия мәктәпләренең мәгариф отличнигы", "Россия мәктәпләренең мактаулы хезмәткәре" исеме һәм күкрәк билгесе белән бүләкләнде, Татарстанның атказанган укытучысы исемен горур йөртә.
Алтмыш яшь - ул ир-егет өчен төбәгең, халкың, илең өчен кылган изге гамәлләрне барлап, яңа көч белән алга баруны дәвам итү. Язмамны 40 ел гомерен мәктәпкә багышлаган Яңа Чыршылы мәктәбе директоры, Татарстанның атказанган укытучысы Җәмилә Шакир кызы Җаббарованың юбилей уңаеннан әйтелгән сүзләре белән тәмамлыйсы килә:
- Рафик Хәмбәлович, чын мәгънәсендә, кешелекле, кеше күңелен аңлый белә торган сирәк шәхесләрнең берсе. Кирәккәндә таләпчән, сүзе эштән аерылмый, дәрәҗә-исемнәргә карамый торган туры сүзле җитәкче. Районда һәм шәһәрдәге һәр мәктәпнең, директорның, укытучы-тәрбияченең һәр гамәленнән хәбәрдар, чын психолог. Беркайчан да кул астындагы бер генә мәгариф хезмәткәрен дә нигезсез рәнҗетергә ирек бирми, сакларга, якларга тырыша. Ул - чын дус, яңалыкка омтылучан.
Рафик Хәмбәлович! Барлык район һәм шәһәр мәгариф хезмәткәрләре, лаеклы ялдагы мөгаллим-мөгаллимәләр исеменнән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Сезгә корычтай сәламәтлек, авыр, әмма мактаулы эшегездә уңышлар янәшәдән атласын, гаилә бәхете, киләчәктә бергә-бергә яраткан һөнәребезне дәвам итәргә язсын! Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, остазыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев