Заман сулышы

Интернет аша... фатир урлаганнар

Интернетның кире яклары да бар. Гади кеше аның тискәре яклары турында, бәлки, белеп тә бетермидер.

Уфа шәһә­рендә яшәүче берәүгә бернинди җи­наятьчеләр дә һөҗүм итми, әмма ул фатирсыз кала...

Марат Мәскәүдә яши һәм эшли, ә Уфадагы фатирында әнисе үзе генә көн күрә. Ул еш кына туган шәһәренә әнисенең хәлен белергә кайта. Әнисенең яшәешен уңайлы итәр өчен Марат бөтен коммуналь түләүләрне, шулай ук телевидение һәм телефон өчен түләүне үз өстенә ала. Ләкин соңгы коммуналь түләү кәгазендә Маратның үзенең түгел, ә ниндидер икенче кешенең фамилиясе язылган була.

Хата киткәндер, дип, Марат, документларын алып, “Росреестрга” юллана. Ләкин анда Ма­ратның документлары гамәлдән чыккан булуы һәм торагының башка кеше исеменә язылганлыгы турында белдерәләр. Җитмәсә, Марат торагын... үзе саткан булып чыга! Ничек шулай? Ул бит бернинди кешеләр белән очрашмады, кәгазьләргә кул куймады.

Чыннан да, бүген кешенең акчасын гына түгел, ә фатирын да Интернет челтәре аша урлап була икән. Маратның фатирын да нәкъ шундый ысул белән үзләш­тергәннәр икән.

Берничә ай элек Марат “Госус­луги” сайтында теркәлә. Сайт бик уңайлы булып чыга. Ә “электрон имза” белән теләсә нинди эш-гамәлне дистанцион рәвештә башкарып була. Электрон имза — яңа гамәл. Күпләр аның турында ишеткәне дә юктыр, ә Марат өчен ул гадәти була. Көннәрнең бер­сендә Маратның “Госуслуги” сайтына керү мөмкинлеге югала, ләкин ул тиз рәвештә паролен алмаштыра.

Соңрак полиция хезмәткәрләре Маратның “Госуслуги”дагы электрон имзасын җинаятьчеләр урлавын һәм фатир шул имзаны файдаланып сатылуын ачыклый.

Иң куркынычы — урланган электрон имза аркасында зыян күргән корбаннар күп икән. Еш кына җинаятьчеләр кулыннан өлкән яшьтәге кешеләр зыян күрә. Һәм күп очракта Интернет аша кылынган җинаятьләр акча урлау белән бәйле. Әмма, Маратныкы кебек, фатир урлау очраклары да булгалый икән. Шул рәвешле Мәскәүдә һәм илебезнең тагын берничә өлкәсендә электрон имза кулланып фатирлар урлануы билгеле булды. Маратның очрагы буенча әле тикшерү бара.

Ничек җинаять­челәр капканына эләкмәскә соң? Кабат исегезгә төшерәбез: беркайчан да, бер­кемгә дә карта номерын, яки пин-код, CVV-код һәм парольны әйтмәгез!

Реклама

Паспорт мәгълүматларын, шул исәптән Интернет челтәренә дә, еш кертәбез. Монда да сак булырга кирәк. Мәгълүматларны дәүләт учреждениеләренә һәм гомумтанылган зур компанияләргә генә бирергә була. Шикле веб-сайтларга паспорт мәгълүмат­ларын, бигрәк тә фотосын яисә күчермәсен бирү киңәш ителми.

“Госуслуги” һәм башка сайтлардан файдаланганда “двухэтапная аутентификация” дигән функцияне теркәгез. Бу очракта сайтка логин-пароль белән кергәндә керүне СМС-код язып расларга кирәк булачак. Шулай итеп, җи­наятьчеләр сезнең логин-паролегезне белеп, сезнең исемнән сайтка керергә маташып караса да, СМС-кодсыз керә алмаячаклар.

 

Кызыл таң.

Автор: Денис Таваев

Фото: kiziltan.rbsmi.ru

http://baltaci.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: